Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 ноябрь 2019, 11:45

АЛКОГОЛЬ ПРОДУКЦИЯСЕН САТУНЫ ЯНӘ ИКЕ СӘГАТЬКӘ КЫСКАРТМАКЧЫЛАР

Бу тәкъдим эчкечелекне аз гына булса да киметер микән?

"Аек Башкортстан" проекты утырышында алкоголь продукциясен сатуны тагын ике сәгатькә тыярга тәкъдим иттеләр.


Бүгенге көндә Башкортстанда 22 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр легаль рәвештә исерткеч эчемлекләрне сатып алып булмый. Утырышта катнашучылар алкоголь сатуны тыю вакытын тагын ике сәгатькә, ягъни 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр озайтырга кирәк, дип саный. Шулай ук спиртлы эчемлекләр сату нокталары мәктәп һәм уку йортларыннан 150 метрдан да якынрак урнашырга тиеш түгел, диләр.


Әлеге тәкъдим халыкның сәламәтлеген, иминлеген саклау һәм яшьләр арасында исерткеч эчемлекләр куллануны киметүгә юнәлтелгән. Югыйсә, исерек килеш кылынган җинаятьләр артканнан-арта. Кызганычка каршы, Башкортстан инде дүртенче ел бу күңелсез күрсәткеч буенча алда бара.
Читайте нас: