Башкортстанның Cәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләргә мәҗбүри медицина тикшерүен үткәндә үзгәрешләр кертелүе турында һәм иртәгәдән башлап A, В категорияләре буенча "права" алырга яки алыштырырга теләүчеләргә медицина белешмәсе якынча - 5 500 сум, С,D,E категорияләре өчен 7500 сум булачак дип язган идек.
Бүгенге көндә мондый медицина белешмәсе, төбәгенә карап, якынча 750 - 1000 сум тора. Шуңа да праваларын алыштыру вакыты җиткән кешеләр дәррәү купкан һәм наркология бүлекләрен камап алган.