Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 ноябрь 2019, 11:59

МЕДИЦИНА БЕЛЕШМӘСЕ 5 500 БУЛАЧАК...

Водительләр өчен бу сөенечле хәбәр түгел, әлбәттә

Башкортстанның Cәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләргә мәҗбүри медицина тикшерүен үткәндә үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә. Бүгенге көндә медицина белешмәсе, төбәгенә карап, якынча 750 - 1000 сум тора иде.


Ә 2019 елның 22 ноябреннән РФның Сәламәтлек саклау министрлыгының «Транспорт чараларын йөртүчеләргә мәҗбүри медицина тикшерүен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында"гы боерыгы гамәлгә ашкач, берничә тапкыр артачак.


Яңа документ нигезендә, кан һәм бәвел анализлары ярдәмендә организмда ун төрле психоактив матдәләр тикшереләчәк: опиатлар, каннабиноидлар, амфетамин, метамфетамин, синтетик катиноннар, кокаин, метадон, бензодиазепиннар, барбитуратлар һәм фенциклидин. Әлегәчә боларны психиатр-нарколог кирәк дип тапкан очракта гына тикшерәләр иде. Хәзер барлык анализларны да тапшыру мәҗбүри. Ә нәтиҗәләре әзер булып, белешмәне кулга алганчы ике атналап вакыт узачак.


Шулай итеп, A, В категорияләре буенча "права" алырга яки алыштырырга теләүчеләргә медицина белешмәсе өчен якынча - 5 500 сум, С,D,E категорияләре өсен 7500 сум тирәсе чыгарып салырга туры киләчәк. Бу үзгәрешләр 22 ноябрьдән үз көченә керә.
Читайте нас: