Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
22 ноябрь 2019, 16:30

АНА КҮҢЕЛЕ ИЗГЕЛӘРДӘН-ИЗГЕ! ЯКТЫ БЕР ТАҢ БУЛЫП ЯКТЫРА!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә,...

Күркәм бәйрәм - Әниләр көне алдыннан без "Нәрсә соң ул әни булу?" һәм Әни өчен иң зур бүләк - ул...?" дигән темага кечкенә сораштыру уздырдык. Менә шундый кызыклы җаваплар алдык.














Кадерле әниләр! Бәйрәм белән сезне!


Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Зарыгу белән көтеп алучы,
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр
Күтәрергә әзер калучы —
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр.
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары,
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле бер кешебез булып.
Сакланасыз күңел түрендә.
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, газиз әниләр.

Читайте нас: