Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
22 ноябрь 2019, 13:10

Хәвефле калдыклар белән эш итү проблемасы хәл ителәчәк

Кайбер әйберләр, көн саен кулланылганга күрә үзләренең сыйфатын югалталар һңм куркыныч калдыкларга әвереләләр. Шуларның кайберләре дөрес утилизация үтмәгәнлектән сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Маркировка үткән калдыклар каты көнкүреш калдыклары белән буталырга тиеш түгел.

РФ Хөкүмәте "РосРАО" предприятиесен I-II класслы хәвефле калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор итеп билгеләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

"I һәм II класслы хәвефле калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор итеп "РосРАО "радиоактив калдыклар белән эш итү предприятиесен билгеләргә", - диелә 14 ноябрьдә Хөкүмәт боерыгының күчермәсендә. 2019 елның июлендә Дәүләт Думасы Русиядә хәвефле калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор буларак "Росатом" ны билгеләве турында закон кабул итте. Табигать министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин әйтүенчә, Русиядә ел саен I-II класслы табигать өчен аеруча зарарлы булган калдыклар барлыкка килә. Аларның 1,5 процентын гына лицензияләре булган операторлар утильләштерә. I категориясенә табигать өчен нык зыянлылары керә. II класска зыяны, ким дигәндә, 30-40 елдан соң гына бетә торганын кертәләр.

Әлегәчә хәвефле калдыклар белән эш итүнең контрольсез булуы Русия өчен җитди проблема булып торды. Аны "Экология" милли проектында "хәвефлелек дәрәҗәсе I-II класслы калдыклар белән эш итү инфраструктурасы" юнәлеше буенча хәл итү күз уңында тотыла.

Ә нәрсә соң ул хәвефле калдыклар?

Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, элемтә һәм энергетика бүлегенә бик еш шундый сорау бирәләр.

Кайбер әйберләр, көн саен кулланылганга күрә үзләренең сыйфатын югалталар һңм куркыныч калдыкларга әвереләләр. Шуларның кайберләре дөрес утилизация үтмәгәнлектән сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Маркировка үткән калдыклар каты көнкүреш калдыклары белән буталырга тиеш түгел.

Аларга:
- энергияне экономлый торган лампалар;
- терекөмешле градусниклар;
- батарейкалар, аккумуляторлар;
- дару препаратлары;
- буяу матдәләре;
- төрле эшкәртелгән майлдар;
- электрон аппаратура;
- резинадан эшләгән көпчәкләр керә.

Зинһар, исемлектәге мусорны контейнерларга ташламагыз! Ә бары тик махсус кабул итү урыннарына тапшырыгыз, яки махсус урнаштырылган контейнерларга салыгыз!

Читайте нас: