Башстат мәгълүматлары буенча, 2019 елның сигез аенда Башкортстанда халыкның табигый кимүе 4,66 мең кеше тәшкил иткән.
Гыйнвар-август айларында республикада 28,34 мең бала дөньяга килгән, 33 мең кеше үлгән. Шулай итеп, үлүчеләр саны туучылар саныннан 15% ка күбрәк.
2019 елның 1 гыйнварына Башкортстанда даими халык саны 4 млн. 51 мең кеше тәшкил иткән.