Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
22 ноябрь 2019, 13:54

РАДИЙ ХАБИРОВ ТУГАН ЯГЫН ОНЫТМЫЙ

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районы буенча эш сәфәре вакытында якташлары белән очрашты, биредәге еллар буена чишелмәгән мәсьәләләрне кузгатты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районы буенча эш сәфәре вакытында якташлары белән очрашты, биредәге еллар буена чишелмәгән мәсьәләләрне кузгатты. Туган җирен онытмаган, аны хөрмәт иткән җитәкчегә рәхмәттән башка сүз юк, әлбәттә.


Биредә ул Петровское балалар йортында булды, анда яшәүче һәм тәрбияләнүче балалар белән аралашты. Узган елда ул биредә ремонт ясалачагын вәгъдә иткән иде. Бүген төрле үзгәрешләр булган балалар йортын тагын бер кат карап чыкты. Биредәге Макаров урман хуҗалыгының элекке бинасында быел капиталь ремонт ясалган һәм төзекләндерелгән биналарда авыл участок дәваханәсе эшли башлаган. Узган елгы эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров монда табибларның нинди шартларда эшләве һәм пациентларның авыл дәваханәсендә дәвалануы белән канәгатьсезлек белдерде.


Элеккеге урман хуҗалыгы бинасына капиталь ремонт «Башнефть» компаниясе акчасына социаль максатлы программалар фонды аша башкарылган. Инвестицияләрнең гомум күләме 23 миллион сум тәшкил итә.


Төбәк Башлыгын аның туган авылы Сәйрәндә дә көтеп алдылар. Соңгы елда биредә сизелерлек үзгәрешләр булды. Авылга асфальт юл салынды, үзәк су челтәренә 21,7 млн. сум күләмендә капиталь ремонт ясала, 5,5 км торба салынды, су башнясы яңартылды. Шулай ук авыл урамнарын яктыртуга 536 мең сумнан артык акча салучы “Башнефть” җәмгыятенә халык аеруча рәхмәтле.


- Без мондыйны онытмыйбыз. Хәзер су бар, мондый ут Ишембайда да юктыр, мөгаен, - ди авылдашлар. - Безгә һәм үз авылыбызга шундый игътибар бирүегез өчен рәхмәт Сезгә.


Радий Хәбиров сүзләренә караганда, тиздән авылда янгын сүндерү-коткару бүлеге ачылачак.


"Сәйрәндә 18 яңа эш урыны барлыкка киләчәк, авыл өчен бу бик зур ярдәм. Мин якташлар үз авылларына ярдәм итәргә тиеш дип саныйм», — диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы хатыны белән бергә әтисе директор булып эшләгән мәктәптә булды. Мәктәп ансамбле кунаклар өчен кечкенә музыкаль этюд уйнады. Биредә бүген дүрт класс-комплектта 32 бала белем ала. Сыйныфның уртача тулылыгы - 8 бала. Мәктәпкәчә төркемгә 10 бала йөри.


Сәйрән авылында 3,6 миллион сумлык яңа фельдшер-акушерлык пункты да эшли башлады. Башкортстан Башлыгы биредә озак еллар хезмәт куйган фельдшер белән сөйләште.


Радий Хәбиров Ишембай мәдәният сараенда «Хатын-кыз бәхете территориясе» исемле ачык Академиядә катнашты.


Районы хакимиятендә "Район башлыгы сәгате" үткәрде. Муниципалитет башлыгы Азамат Абдрахманов шәһәр һәм районның социаль–икътисади хәле турында сөйләде. Тулаем алганда, шәһәр һәм районның агымдагы күрсәткечләре яхшы дәрәҗәдә, сәнәгать җитештерүе индексы арта, халык арасында үлүчеләр саны кими, туучылар саны тотрыклы дәрәҗәдә.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембайда Чкалов урамындагы йорт алдына керде. Биредә аның балачагы һәм яшьлеге узган. Нәкъ шушы йортка алар әти-әнисе белән Сәйрән авылыннан килеп төпләнгән булган.


Әлеге йорт алдында быел «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылган. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе Иске Ишембай бистәсендә булды һәм 2014 елда оптимальләштерү кысаларында ябылган медпунктны карады. Җирле халык берничә ел буе аның эшен яңартуны сорады. Агымдагы елда җирле бюджет исәбенә бинаны ремонтлау эшләре башкарылган. Радий Хәбиров биредәге хезмәткәрләр белән әңгәмә вакытында халыкка хезмәт күрсәтүнең ничек баруы, белгечләргә язылу белән проблемалар турында кызыксынды.


Ишембай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Руслан Хәбибуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәр һәм районның сәламәтек саклау системасында 1500дән артык белгеч эшли. Әкренләп табибларга кытлык мәсьәләләре хәл ителә, быел БДМУда максатчан килешүләр буенча 17 студент белем ала башлады. Ә биредә укуларын тәмамлаган 5 кеше килешү төзеде һәм ординатурага анестезиология-реанимация, дерматовенерология, терапия, онкология, травматология-ортопедия белгечлекләре буенча укырга керде.


Радий Хәбиров медучреждениегә эш өчен медицина кадрларын җәлеп итү муниципаль хакимият җаваплылыгы зонасында булуын тагын бер кат искәртте.
Читайте нас: