Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 ноябрь 2019, 13:40

АЗЫК-ТӨЛЕК КӘРЗИНЕ ЯНӘ КЫЙММӘТЛӘНГӘН

Республикада янә азык-төлек кәрзине кыйммәтләнгән, дип хәбәр итәләр Башстатта.

Атна саен сайлап алынган мониторинг нәтиҗәләре буенча, иң күбе сосиска, сарделькаларга һәм помидорга хаклар арткан. Бәяләре – килосына 372 һәм 92 сумнан. Бер атнага алар 2,8 һәм 2,5 процентка күтәрелгән.


Бу исемлекне майлы эремчек һәм стерилизацияләнгән сөт төгәлли. Алар 2,1 процентка арткан. Хаклары – 311 һәм 66 сум.


Хаклары арткан ризыклар исемлегенә шулай ук дуңгыз ите, пешкән колбаса, ит консервлары, ак май, каймак, сырлар, йомырка, шикәр, шоколадлы кәнфитләр, кара чәй, тоз, он, ипи, карабодай ярмасы, бәрәңге, кәбестә һәм алма кергән. Бер атна эчендә алар 0,1-1,9 процентка күтәрелгән.


Ә менә сарык ите һәм көнбагыш мае 3,5 һәм 3,2 процентка арзанланган. Аларның уртача бәясе – 389 һәм 90 сум.


Сыер ите, тавык ите, ярымысланган һәм пешкән-ысланган колбаса, туң балык, маргарин, пастеризацияләнгән сөт, карамель, печенье, шомартылган дөге ярмасы, тары, макарон эшләнмәләре, кишер һәм кыяр да берникадәр очсызланган, диләр статистиклар.
Читайте нас: