Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 ноябрь 2019, 17:04

ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ КОТЛЫЙБЫЗ!

Шушы көннәрдә волейбол буенча Стәрлетамак районы беренчелеге узды.

23 ноябрьдә Рощинский авылы мәктәбендә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында волейбол буенча Стәрлетамак районы беренчелеге узды. Ул Стәрлетамак районына нигез салуга 90 ел тулуга арналды.


Ярышта Рощинский, Яңа Отрадовка, Бүреказган һәм Рязановка авылларыннан 4 команда катнашты.


Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – Яңа Отрадовка авылы мәктәбе (ДЮСШ, тренер Горбачева Е.Н.);

2 урын – Рощинский авылы мәктәбе (ДЮСШ, тренер Ямлиханова Г.Ф.);

3 урын – Рязановка авылы мәктәбе;

4 урын – Буреказган авылы мәктәбе.


Командаларны котлыйбыз! Арытаба да уңышлар телибез!
Читайте нас: