Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 ноябрь 2019, 00:35

Илшат Фазрахманов: "Техникага сакчыл карарга кирәк!"

Биш елда 40 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу күзаллана.

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында билгеләнгән гомумдәүләт проектлары арасында авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше дә бар. Шушы башлангыч республика Башлыгы Радий Хәбировның "сентябрь указлары"нда да чагылыш тапты.


- 2024 елга кадәр 3 мең берәмлек трактор һәм бик күп башка авыл хуҗалыгы техникасы алырга кирәк. Бу 40 миллиард сумлык чыгым таләп итә, - диде кичә үткән 2020 елга басу эшләренә әзерлек турындагы семинарда Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Шул ук вакытта, Илшат Фазрахманов гамәлдәге техникага сакчыл карашта булырга да чакырды.
Читайте нас: