Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
25 ноябрь 2019, 12:00

ВЛАДИМИР ПУТИН КОФЕРЕНЦИЯСЕ

Владимир Путин 2001 елдан бирле ел азагында матбугат конференциясе үткәрә. Быелгы матбугат конференциясе 19 декабрьдә узачак. Президентның матбугат хезмәте һәм мәгълүмат департаменты бу чарада катнашу өчен аккредитация үткәрә башлады. Катнашу өчен гаризаны www. Kremlin.ru сайтына җибәрергә була. Матбугат конференциясенең кайда үтәчәге әлегә билгеләнмәгән. Еллык чарада, Русия мәгълүмат чараларыннан тыш, чит ил журналистлары да күпләп катнаша. Гадәттә, конференция берничә сәгать дәвам итә. 2008 елда ул 4 сәгать 40 минут барган. Узган елда Владимир Путин конференциясе 20 декабрьдә үтте һәм 3 сәгать 45 минут дәвам итте. Шушы вакыт эчендә Президент 65 сорауга җавап биреп өлгергән.

Владимир Путин 2001 елдан бирле ел азагында матбугат конференциясе үткәрә.

Быелгы матбугат конференциясе 19 декабрьдә узачак. Президентның матбугат хезмәте һәм мәгълүмат департаменты бу чарада катнашу өчен аккредитация үткәрә башлады. Катнашу өчен гаризаны www. Kremlin.ru сайтына җибәрергә була. Матбугат конференциясенең кайда үтәчәге әлегә билгеләнмәгән. Еллык чарада, Русия мәгълүмат чараларыннан тыш, чит ил журналистлары да күпләп катнаша. Гадәттә, конференция берничә сәгать дәвам итә.

2008 елда ул 4 сәгать 40 минут барган. Узган елда Владимир Путин конференциясе 20 декабрьдә үтте һәм 3 сәгать 45 минут дәвам итте. Шушы вакыт эчендә Президент 65 сорауга җавап биреп өлгергән.

Читайте нас: