Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 ноябрь 2019, 16:06

14 ЯШЬЛЕК УКУЧЫ ВАФАТ БУЛГАН

Аны ваннада ток суккан...Хәзерге бала-чагага аптырарсың инде, телефонсыз бер кая да бармыйлар, аны кулларыннан бер генә секундка да төшермиләр. Сәламәтлеккә зыян китерүе турында да уйламыйлар.

Әти-әнисе аның янында эрегән телефонын да тапкан.
Якутск шәһәрендә мәктәп укучысы вафат булган. Балигъ булмаган бала ваннага юынырга кергәндә үзе белән телефонын алган. Бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерү үткәрелә.
Кызның гәүдәсен 21 ноябрь кичендә әти-әнисе ванна бүлмәсендә таба. Шулай ук анда ялангач чыбыгы күренеп торган телефон зарядкасы һәм электр розеткасына тоташтырылган “удлинитель” табылган.
Эрегән корпуслы гаджет үзе ванна кырыенда яткан.
Саха (Якутия) Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, әлеге вакытта тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый. Шулай ук кызның үлеменең сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Шушындый ук очрак яз көне Норильск шәһәрендә булган иде. Анда 12 яшьлек кыз ванна бүлмәсендә һәлак булды. Ул телефонын электр челтәренә тоташтырган һәм ваннадагы суга төшереп җибәргән.
Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 27 мартта 12 яшьлек кыз өйдә үзе генә була. Әнисе кызын калдырып, үзе эшкә китә. Кич белән әни кеше кызына шалтыратып, хәл белешә. Бу вакытта бар да яхшы була.
Иртән эштән кайткач, әни кешене фаҗига каршы ала. Аның яшүсмер кызының мәете ваннада су эчендә була. Бала мәете янында телефон ята. Зарядка җайланмасы исә электр челтәренә розеткага тоташтырылган килеш калган.
Балаларны бу хакта кисәтеп торыгыз! Электр приборларын ваннада куллануның хәвефле булуы турында кат-кат әйтегез!
Читайте нас: