Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 ноябрь 2019, 12:48

ҖИРДӘ ЯКТЫ ЭЗ КАЛДЫРДЫ

25 ноябрьдә Стәрлетамак районының почетлы гражданины Айрат Имаметдин улы Силиванов истәлегенә багышланган мемориаль такта ачу тантанасы узды

Район тормышында якты эз калдырган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү традициясен дәвам итү куанычлы хәл.


Бу чара район Хакимияте бинасында тантаналы җыелыштан башланды, аны район Советы секретаре Л.Ф.Шәяхмәтова ачып җибәрде.


Үзләренең чыгышында район башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, шулай ук район Советы рәисе М.Б.Мусакаев, Е.Ф.Спевак, И.С.Захаров, хезмәт ветераны Ә.И.Баһаветдинов та Айрат Имаметдин улын җылы искә алдылар. Быел мемориаль такта Социалистик Хезмәт Геройлары Фёдор Иванович Машкинга һәм Рәис Гобәйдулла улы Баһаветдиновка ачылды.

Әйтергә кирәк, шәһәрдә мемориаль такта урнаштыру мәсьәләсе - җиңел эш түгел. Моңа бик зур ныкышмалык, сабырлык кирәк. Бу уңайдан ветераннар советы һәм шәхсән Н.А.Миронов (ветераннар советы рәисе) зур эш башкарды.


Стәрлетамак районында Айрат Имаметдин улының хезмәт эшчәнлеге 1967 елда башлана. Ул баш зоотехник, Ленин исемендәге колхоз рәисе була. Соңыннан Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укый, район башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшли. 2000 елга кадәр Стәрлетамак район хакимияте башлыгы була. Аннары Стәрлетамак районының җир ресурслары һәм җир төзелеше комитетын җитәкли, хаклы ялга чыккач Стәрлетамак районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе вазыйфасын башкарды.


Һөнәрманлыгы, компетентлыгы һәм эшен тел тидермәслек итеп үтәве, сайлаган эшенә тугрылыгы, кешеләргә игътибарлы булуы белән район халкы һәм хезмәттәшләре арасында абруй казанды.


Айрат Имаметдин улы үзенең күркәм кешелек сыйфатлары белән аерылып торды: изге күңелле, аралашканда гади, тыйнак, тормышсөючән, авыр минутларда кешегә ярдәм кулы сузарга әзер кеше булды ул. Тантанада чыгыш ясаучылар да аның нәкъ шундый кеше булуын раслады.


Мемориаль такта Стәрлетамак авыл хуҗалыгы идарәсе бинасының фасадына куелды (Ходайбирдин урамы, 16 нчы йорт).


Без аны онытмыйбыз! Без аның белән горурланабыз!
Читайте нас: