Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 ноябрь 2019, 14:20

НАУМОВКА АВЫЛЫНДА “БИБИНУР” МӘЧЕТЕ АЧЫЛДЫ

Үткән шимбәдә Наумовка авылында Аллаһ йорты - яңа мәчет бинасы ачылды. Яңа мәчет ачылу ул - үткәннәргә салават, хәзергегә мәдхия, ә киләчәккә яшәү өмете бүләк итүче чара.

Үткән шимбәдә Наумовка авылында Аллаһ йорты - яңа мәчет бинасы ачылды. Яңа мәчет ачылу ул - үткәннәргә салават, хәзергегә мәдхия, ә киләчәккә яшәү өмете бүләк итүче чара.


Абыйлы-энеле Радий һәм Рөстәм Фәхретдиновларда мәчет төзү теләге 2002 елда ук туа. Шул ук елны бинаның проекты булдырыла, ә беренче таш 2003 елда салына. Менә шуннан мәчет әкрен генә төзелә башлый. 2016 елда бинаның тышкы эшләре тәмамлана һәм эчке бизәкләү эшләре дәвам итә. Шулай да монда җомга намазлары, Ураза бәйрәме, Корбан гаете бәйрәмнәре үткәрелә башлый. Фәхретдиновлар әйтүенчә, алар бу эшне күңел кушуы буенча башлыйлар һәм менә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән максатларына ирешәләр. Озакка сузылган төзелеш эше яхшы тәмамланды – бүген яңа мәчет бинасы үз ишекләрен ачты.


Иман йорты халыкка бәхет-шатлык китереп торсын. Авылга иман нуры сибеп, кешеләрне дингә тартып, даими эшләсен ул.
Читайте нас: