Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
26 ноябрь 2019, 11:26

РӘМИЛ ЕВГЕНИЙ ГРАФОВНЫҢ АТА-АНАСЫНА ШАЛТЫРАТЫП ГАФУ ҮТЕНГӘН

Ул аларның улына атарга теләмәвен әйткән, әмма ыгы-зыгыда аны да эләктергән.

Хезмәттәшләрен атып үтерүдә гаепле Рәмил Шәмсетдинов Евгений Графов исемле егеткә пуля тидергәне өчен аның ата-анасына шалтыратып гафу үтенгән.


Ул аларның улына атарга теләмәвен әйткән, әмма ыгы-зыгыда аны да эләктергән.

Графовның туганнары бу мәгълүмат турында сөйләнми, чөнки журналистлар белән аралашмыйлар. Евгений Графов хәзерге вакытта Мәскәү госпиталендә. Табиблар, элеккечә, аның хәлен авыр дип бәяли.


25 октябрьдә кич белән Байкал аръягы краеның 54160нчы хәрби частендә фаҗига була. Каравыл сменасында рядовой Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләренә автоматыннан ут ача. Нәтиҗәдә, бер урында җиде кеше үлгән, берсе соңрак дәваханәдә җан биргән. Ике солдат яраланган.


Һәлак булганнарның гаиләләре 6,7 миллион сум алачак. Моннан тыш, ипотека-торак

кредитында катнашучылар буларак, торак белән тәэмин итү буенча тагын 4,2- 4,3 миллион сум акча түләү планлаштырыла. Әмма бу акчалар контракт хезмәте сержанты һәм офицерларның гаиләләренә генә бирелә.


Автор: Резеда Галикәева, "Кызыл таң"


Читайте нас: