Хатынының йокы аралаш иңәреп: «Илһамҗаным, ташламасана», дигән сүзләре ишетелде.
— Нәсимә! Уян әле, Нәсимә, саташасың бит,— диде ир хафаланып.
Хатын, чыннан да, саташа иде. Бераз тынычлана төшкәч кенә телгә килде ул: «Шөкер, төш кенә икән әле,— дип сөйләнде,— шундый караңгы упкынга төшеп киттем, белсәң, үзем кулларымны югары сузам, үзем сиңа кычкырам: чыгарсана, алсана, дип ялварам. Ә син әйләнеп тә карамыйча, киттең дә бардың...»
Илһамҗан хатынын йомшак чәчләреннән, битеннән сыйпады, юатырга тырышты: төшкә ни кермәс.
Әмма бу төш ни өчендер аның үзенең дә күңеленә шик-шөбһәләр өстәде. Болай кешедән ким яшәмиләр, кем әйтмешли, дөньялары түгәрәк, әле менә, шатлык өстенә куаныч дигәндәй, өченче балалары туды. Бик ярата Илһамҗан балаларын. Алар бит аның киләчәк тормышында куанычы гына түгел, таянычы да булырлар, сау-сәламәт булып үссеннәр дә, еллар гына имин булсын берүк.
Күп тә үтми, матур гына яшәп яткан шушы гаиләнең капкасын кайгы җиле шакыды. (Күңел белеп сызланган, белеп шөбһәләнгән икән!) Нәсимә үзенең сукырая башлавын сизенде. Башта артык игътибар да бирмәде, һәрвакыттагыча, әйдә, үтәр әле, дип уйлады. Шулай көн артыннан көн үтте, ул җитешеп больницага барганда инде соң иде. Күпме генә дәваланса да хәле рәтләнмәде. Тора-бара бөтенләй күрмәс булды. Ул, канатлары каерылып, очу бәхетеннән мәхрүм калган кошчыктай, үз-үзен кая куярга урын таба алмый җәзаланды, хәтта, әллә дөнья белән араны өзәргә инде, дигән уйлар да башын чуалтып алды. Балаларына, гаиләсенә булган мәхәббәте генә аны бу куркыныч уйлардан коткарып калды. Аннан соң, әле берәү дә синең күзләрең кабат беркайчан да күрмәячәк, дип әйтмәде. Врачларга ышана иде әле ул. Алар да кул кушырып утырмады, билгеле. Авыруның барлык анализларын туплап төрле институтларга, клиникаларга җибәрделәр, киңәш иттеләр. Әмма куйган тырышлык көткән нәтиҗәне бирмәде. Чир белән озак көрәшкән кешенең үзен ярты доктор диләр, һәм хак. Нәсимә дә күзләренең ачылуы мөмкин түгел икәнлеген тулысы белән аңлады кебек. Тик барыбер күңеленең кайсыдыр почмагында өмет чаткысы сүнмәгән иде әле. Егермешәр, хәтта утызар ел сукыр булып яшәгән кешеләргә дә күрү бәхете кайтаралар ич! Үзен ул шуңа ышандырырга тырышты. Ә йөрәк сыкрый. Гаилә учагын сүрелдерми ялкын өстәп торырга көчем җитәрме? Күз карашымны каплаган караңгылыктан файдаланып арага кара шәүләләр үтеп кермәсме? Соңгы сулышка кадәр бер-беребезне ташламаска кат- кат бирелгән вәгъдәләребез соңгы чиккә кадәр үз көчендә кала алырлармы? Шушы шомлы уйлар, зур дулкыннардай ухылдап, күңел ярларына бәрде. Уйланды, тик шулай да өмет белән яшәде.
Илһамҗанның йөрәге башка моң белән тибә иде. Ниһаять, шушы яшемнән сукыр хатын белән яшәмәм бит инде, балаларны ятим итмәслек берәр кеше табарга туры килер, дигән карарга килде. Ул хәтта Нәсимәне больницадан барып алуны да кирәк санамады. Аны туганнары барып алды. Ул капкасын бикләп, хатынын кертмәскә, каршы тора алмаса да, өй бүлмәсенең инде кояшлы, җылы ягына үзе күчеп, Нәсимә өчен бары караңгы, салкын ягы гына калган иде. Нихәл итәсең, башыңа төшкәч, башка чара юк. Нәсимә шунысына да риза иде әле. Ә бер көнне ул аның бөтенләйгә өйдән китүен таләп итте. Ике күздән мәхрүм калуы өстенә, сөйгән иреннән, газиз балаларыннан, ни кадәрле изге өметләр баглап хәләл көче белән салган нигезеннән аерылып китүнең авырлыгын аңлатырга җитәрлек сүзләр табып буламы? Ул канлы яшьләренә төйнәлеп бары: «И, Илһамҗан, Илһамҗан, рәнҗешем тотмый калмас сине»,— дип кенә офтанды.
Хатын өч яшьлек кече улын күкрәгенә кысып капкадан чыгып киткәндә, Илһамҗан: «Каргыш төшеп, кәҗә ябагасын койган»,— дип мыскыллап көлеп калды.
Илһамҗанга якыннары арасыннан да: «Син, туган, ялгышма, балаларыгызны ятим итү килешә торган эш түгел, хатыныңның, иншалла, аяк-куллары таза, акрынлап эшкә дә өйрәнер, балалар да үсәр, без дә ярдәмсез калдырмабыз», дип киңәш итүче табылмады. Сайлаган юлының дөрес түгеллеген аңлатырга теләүчеләрнең фикеренә исә Илһамҗанның җавабы кыска булды: мин бала-чага түгел, ни эшләгәнемне үзекәем бик яхшы беләм! Әнисе Минзифа әби үзе дә, үги ана кулында үсеп, ятимлекнең күпме мәхрүмлекләр китерүен үз язмышында татыган булса да, әллә теләмәде, әллә көче җитмәде — оныкларының үги ана кулына калулары белән тавыш-гауга чыгармый гына килеште.
Нәсимә үз атасы йортында ачы хәсрәт йотты, ирен көтте, хатыны, балалары бар кешегә, белә торып, кем генә килер икән, дип күңелен юатты.
Ә Илһамҗан өйләнер кешесен тапты. Сигез-тугыз яшьләр чамасындагы малаен ияртеп, йортка яңа килен төште. Нәсимәгә бары килгән яшь көндәшенең тәүфикълы булуын, балаларының урынсызга яшьләре түгелмәүләрен генә теләргә калды. Тик күп тә үтми, ике оя балалары арасында низаглар чыга башлады. Яшь килен үзенекен, Минзифа әби оныкларын яклады. Моңарчы өйнең түрендә хөрмәт иясе булган Минзифа әбинең дә урыны какшады. Ул туганнар тупсасын ешрак таптарга, эчкә сыймаган аһ-зарларны тышка чыгарырга мәҗбүр иде инде. «Гайбәтче» җәзасыз калмады, билгеле. Газиз улы тарафыннан аның тәннәрендә кара көйгән эзләр калды. Ике баласы белән яшьли тол калып, балалары хакына яшьлегеннән дә ваз кичкән ана бу мәрхәмәтсезлекләрне күтәрә алмады, кисәк кенә үлеп тә китте. Шулай итеп, Илһамҗанның ана назына мохтаҗ ике баласы әбиләре мәрхәмәтеннән дә мәхрүм калды.
Нәсимәнең әтисе Нурулла ага Минзифа карчыкны җирләп, үзен-үзе кая куярга урын тапмый, бәргәләнеп кайтып керде дә, эт итеп, Илһамҗанны сүгәргә кереште. Ашаткан ашым тотсын, ана сөте харам булсын, оятсыз, җир бит, дип каргады. Нәсимәнең яраланган йөрәге, китек күңеле, аны үзенчә юрады: әти минем бала белән кайтып аларга имгәк булуым өчен борчыла, дип уйлады, һәм уйлаган уйлары теленә килде. «Әти,— диде ул.— Мин сезгә имгәк булып озак яшәмәм, мине сукырлар җәмгыятенә әгъза итеп язып киттеләр, озак тормам, шунда китәрмен»,— диде. Бу сүзләр Нурулла агага яшен ташы бәргәндәй тәэсир итте. Ул әйтер сүзен әйтә алмый тотлыгып калды. Тик бераздан гына: «И-и, кызым, и-и, бәбекәем, ниләр сөйлисең син, калган ике сабыеңны да бүген үк алып кайт, үзем исән чагында сезгә авырлык китерәмме соң?» — диде дә, үксеп елап җибәрде. Кырык елга якын бергә гомер кичереп, картының мондый халәтен күреп карамаган карчыгы шикләнеп куйды, һәм ул шикләнүләр урынсыз түгел иде. Нурулла ага үзе дә авырый башлады. Аны басу юлларында каңгырап йөргән җиреннән табып кайтарып та куйгаладылар. Шуңа күрә карчыгы аны бер дә күздән югалтмаска тырышты. Нурулла аганың инде болай да таушалган йөрәге артык озакка түзә алмады, ул да үзенең аһзарларын, авыр кайгыларын якыннарына калдырып, дөньядан китеп барды. Әтисе үлгәч Нәсимәгә инде чыннан да сукырлар җәмгыятенә барып урнашу иң яхшы чара булып калды.
Китәргә карар иткәч, акыл бирүчеләр дә табылды. Үзеңә җиңелрәк булыр, балаңны атасына калдыр, диделәр. Кеше хәлен кеше аңлап җитә аламы соң үз башына килмәсә. Нәсимә бу көннәрдә үзе турында гел уйлый да алмады. Аның иң борчылганы — көн дә диярлек әтиләреннән кача-поса үзенә килеп сыенган балаларын ташлап китүне башына сыйдыра алмый интегү. Ниһаять, бөтен акылын, сабырлыгын туплап юлга кузгалды. Иң авыр көннәре иде бу.
Әлмәт сукырлар җәмгыятендә аларны җылы кабул иттеләр. Сабыен да искә алыптыр инде, аларның үзләренә бөтен уңайлыклары булган йорттан бер бүлмәле фатир бирделәр. Авыр хәлгә тарыганнарны язмыш иркенә ташламый үз канаты астына алган хөкүмәтебезгә, кирәк чакта кеше хәленә керә белүче яхшы күңелле кешеләргә Нәсимәнең рәхмәте чиксез иде. Озак та үтми, малаен балалар бакчасына, ә үзен юрган сыру цехына эшкә урнаштырдылар. Дөрес, баштарак сукыр килеш күзлеләр башкара торган эшне җиренә җиткереп эшләве җиңел булмады. Бармаклар энә белән чәнчеп алулардан тишелеп бетте. Тик алар йөрәккә кадалмады. Киресенчә, тормышта үз урыныңны табып, кешеләр өчен файдалы хезмәт башкара алу куанычы акрынлап йөрәктәге яраларны да савыктыра башлады. Ул, ничектер, башкаларга караганда да эшкә җиңел өйрәнде. Аны бүтәннәргә үрнәк итеп куя башладылар. Мондый вакытларда Нәсимә үзенең сукыр икәнен дә оныта иде. Тик авылда калган ике баласының язмышы бер минутка да йөрәгеннән китмәде. Рәнҗетүләргә түзә алмаган сабыйлары да үзенә килеп сыенгач, аларны үз канаты астына алды. Нәсимәнең дөньясы түгәрәкләнгәндәй булды. Тик бу хәлләр Илһамҗанның кәефенә бер дә хуш килмәде. Өстенә кияр киемнәрен дә алып тормый, ярым шәрә килеш йорттан балаларның качып китүен бик авыр кичерде. Ул балаларны кире үзенә кайтаруны сорап суд оешмаларына кадәр барып җитте. Ә суд балаларның кайда яшәргә тиешлеген аларның үз ихтыярында калдырды. Нәсимә сукыр килеш өч баланы карый алмас, балалар кире үземә кайтырлар дип көтте мин-минлеге кимсетелгән ир. Ә балалар кире кайтмады. Илһамҗанның чәчләренә ак бәсләр сарды. Маңгаена тирән буразналар сызылды. Әйе, Нәсимәгә дә өч баланы карап үстерү, чыннан да, җиңел түгел иде. Шулай да, йортта үзе табышкан мөлкәттән сыңар кашык та дәгъва итми киткән булса да, хәтта алимент сорап та мөрәҗәгать итмәде. Ата йөрәге таш түгелдер, үзе аңлар дип көткән иде. Тик, кызганычка каршы, бу өметләр шулай ук акланмады.
Тырышты Нәсимә. Ач та, ялангач та итмәде балаларын. Эш сәгатьләреннән соң калулар да булмады түгел, өенә алып кайтып эшләүләрдән дә авырсынмады.
Еллар... Еллар... Халык телендә вакыт — ул үзе бер дәва дигән сүзләр бар. Еллар үткән саен Нәсимәнең дә йөрәк яралары савыга барды. Балалар да үсеп эшкә кушыла башлады. Ә Илһамҗанның исә күңел газабы арта гына барды. Их, үткәннәргә кире кайтып булса икән?! Юк шул. Мәңге төзәтеп булмас үкенечләр бер минут туктамый аның йөрәген кимерде. Ә бер көн килеп, ул аны бөтенләйгә үлем түшәгенә үк егып салды. Әгәр кабат аягына баса алса, һичшиксез, балаларына карата аталык бурычын түләү йөзеннән, булган байлыгыннан аларга да өлеш чыгарачак иде.
Тик соң иде шул инде. Үтенече дә бар иде — Нәсимәсен, балаларын чакыртып күреп калу иде. Тик балалар ишетергә дә теләмәде. Нәсимәнең кайтырга теләвен дә хуп күрмәделәр.
Нәсимә барыбер кайтты, әвәлгечә ягымлы, йомшак тавышы белән сәлам бирде. Илһамҗан яткан урыныннан торып басты да: «Нәсимәм, бәгърем, кичер мине», дип, элекке хатынының аяк астына килеп егылды. Нәсимәнең хәтер диңгезе түгелердәй булып чайкалып куйды. Аның күз алдыннан Илһамҗан белән беренче мәртәбә ничек очрашулары, соңгы сулышка кадәр бер-берен ташламаска кат-кат вәгъдәләр бирешкән айлы кичләре, бергә яшәгән бехетле көннәре, кабат бу нигездә эзең дә булмасын, дип аны гариплеге белән кимсетеп, йөрәк кичерә алмаслык авыр сүзләр әйтеп куып җибәрүләре, тагын-тагын бер кат сызылып үттеләр.
Ата-ана хакы, бала хакы, мәхәббәт хакы кебек изге әманәткә хыянәт иткәннәрне кешелек дөньясы беркайчан да гафу итмәгән, дип әйтәсе килде аның. Тик дулкынланудан тамагына килеп утырган төерне аралап ул бары: «Кичерергә дисезме?» дип кенә әйтә алды.
Туганнарында өч көн торганнан соң ул кайтыр юлына кузгалды. Илһамҗанны мәңгелеккә үз куенына алган каберлекнең карт каеннары аны шаулап озатып калдылар. Аларның моңында ни өчендер йөрәккә авыр шом салып иңрәү юк иде. Гүя, кабат беркайчан да кайгы-хәсрәт кичермә, дөнья матурлыгын күңел күзең белән күреп куанып яшә, хуш, сау бул инде Нәсимә, дип әйтергә телиләр иде.