Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 ноябрь 2019, 12:10

БАЛА ТАПКАНДА ВАФАТ БУЛГАН

Татарстанда булган бу хәл барыбызны да тетрәтте

Ике игезәк кызлар дөньяга китереп, кулларына алып сөяргә дә өлгермичә вакытсыз вафат булган Дилә Фәтхуллина турындагы хәбәр барыбызны да тетрәтте.


Диләнең кыз бала алып кайту күптәнге хыялы булган. Бер дә түгел, икәү буласын белгәч тә, Фәтхуллинарның сөенечләренең чиге булмый. Әмма язмышның үз планнары шул, көтеп алынган кызларны парлашып үстерергә язмаган. Бала тапкан вакытта тууым суы канына эләгеп, аны зарарлый һәм ул комага китә. Табиблар кулларыннан килгәнне барын да эшли, әмма 22 ноябрь көнне Диләнең йөрәге тибүдән туктый.


Шушы көннәрдә Радик кызларының тууы турындагы таныклыкны алган. Сабыйларга Дилә теләгәнчә, Асылъяр һәм Айзилә дип кушканнар. Радик үзенең социаль челтәрендәге битенә, кояшым теләгән исемнәрне бирдем, дип язып куйган.


Диләнең бертуган апасы Ләйсән: “Балалар хастаханәдә. Берсен үзе тапкан, икенче кызын кесарев кисеме белән таптырганнар. Анысы әлегә трубка аша гына сулый”, – дип сөйләде. Берсе – 2 кг, икенчесе – 1,700 гр булып туган. Бер-ике атнадан алып кайтачакбыз, аларны үзем дә карашачакмын, ди ул.


Дилә белән Ләйсән тумышлары белән Арча районыннан. Әтиләре белән әниләре дә иртә үлеп киткән.


– Әтиебез – 49 яшендә, әниебез 55 яшендә йөрәк белән китеп барды. Сеңлем белән без икәү генә. Икебезгә дә җайлы, бер-беребезгә иптәш булырбыз дип, Биектау районында яшәдек. Соңгы көннәрдә, күңеле сизгәндер инде, гел миңа кунакка килә иде. Өйдә күңелсез, эчем поша дип әйтә иде. Аннары бала тудыру йортына алып барасы әйберләр алырга дип кибеткә бергәләшеп бардык. Анда да гаме булмады.


Кайсын алыйк дип сорагач та, үзең кара инде, алсу төстә генә булмасын диде. Алсу төсне бер дә яратмады ул. Боларны хәзер генә уйлап утырам әле, соңгы көннәрдә тормыштан гаме калмаган иде шул. Аннары улы Әмирханны (аңа 10 яшь) да бик яратты ул. Соңгы вакытта, сөеп калыйм әле дигән кебек, гел кочагында гына тотты. Кибеттә дә аңа чаңгы карап йөрде әле. Ире Радикка да бик авыр. Алар яратышып өйләнеште. Дилә яраткан кешемне таптым дип сөенә иде. Бала табарга бер атна кала язылыштылар. Радик белән сеңлем фатир арендалап тора иде. Торак белән проблемаларын хәл итәсе иде, – ди Ләйсән.


Радикка сабырлык телибез. Сабыйларны исә-сау үстерергә язсын.


Читайте нас: