Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 ноябрь 2019, 11:43

БЕРКАТЛЫЛЫК БӘЛАСЕ

Ничәмә еллар буе җыйнаган акчасын үз куллары белән биреп чыгарган

Үзенең беркатлылыгы аркасында 87 яшьлек әби бер миллионнан артык акчасыннан колак каккан.
Аңа шалтыраткан хатын үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра һәм өенә килә, аннары акча алыштыралар дип алдап, әбинең җыйган акчаларын алып эз югалта.
Әле тикшерү бара, җинаятьчене эзлиләр.
Бу хәл Мәскәүдә булган. Әмма мондый хәлләр безнең якта да еш булып тора.
Өлкән яшьтәге туганнарыгызга шундый хәлләр булуы мөмкин дип әледән-әле сөйләп торыгыз. Билгесез кешеләргә ишек ачмаска кирәклеге турында да әйтергә онытмагыз.
Читайте нас: