Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
27 ноябрь 2019, 14:16

ЯЗУЧЫ ЗИФА КАДЫЙРОВАНЫҢ ЙОРТЫ ЯНГАН

Кызганычка, минем барлык мактау грамоталарым, бүләкләрем һәм яңа әсәр өчен җыйган материалларым янган», — ди язучы.

Язучы Зифа Кадыйрованың танылган әсәрләрен иҗат иткән урыны – бакча йорты янган. Бу турыда «Челнинский известия» газетасы хәбәр итте.


23 ноябрьдә сәгать 16.00 тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә «Локомотив-отделочник» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты януы турында хәбәр килгән. Ике катлы 120 кв.метр мәйданлы йорт бөтен корылмалары белән янып беткән.


Күзәтчелек бүлеге инспекторлары янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкинлеген әйткән.


Зифа Кадыйрова сүзләренчә, язучы хастаханәдә ятканда йортны кияве карап торган. Кичә ул өйдән китүгә янгын чыккан.


«Янгын ирем исән вакытта бергәләп салган йортны юк иткән. Мунча һәм чатыр да янган. Ул йортта барлык шартлар да булдырылган иде, күпчелек вакытта шунда яши идем. Икенче катта минем эш бүлмәм урнашкан, анда китапларымны яздым. Кызганычка, минем барлык мактау грамоталарым, бүләкләрем һәм яңа әсәр өчен җыйган материалларым янган», — дип язучы.


Татар халкының яраткан язучысы Зифа Кадыйровага матди ярдәм җыюны "ВКонтакте" социаль челтәрендә татар блогеры Рушания Шәяхмәтова игълан иткән.


Ярдәм тәкъдим итүчеләргә: "Юк, кирәкми, мин үзем..." - дип җавап биргәнен беләм, үземә дә шулай диде, хәтта бераз ачуланды да... Ничектер кешечә, мөселманнарча булмый бит болай, янгыннан каза күрүчеләргә гомергә ярдәм иткәннәр. Шуңа күрә, дуслар-кардәшләр, әйдәгез, ярдәм кулы сузыйк! Ил төкерсә - күл була.


Янгында язучының кулъязмалары, яңа китапка тупланган барлык материаллар да янган. Шуңа бик тә өзгәләнә ул. Безнең ярдәмебез, күңел җылыбыз Зифабызга рух ныклыгы, яңа иҗади дәрт бирми калмас", - дип яза Рушания Шәяхмәтова үзенең "ВКонтакте" битендә.


Зифа Кадыйровага ярдәм итәргә теләүчеләр Рушания ханымга шалтырата ала: 8-927-043-25-40.
Читайте нас: