Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
27 ноябрь 2019, 16:21

ЮГАЛГАН МАЗОВЛАРНЫ КҮРҮЧЕЛӘР ПӘЙДӘ БУЛДЫ

26 октябрьдә ике малае белән гаип булган Артём Мазов хакында “Вести” редакциясенә кичә берничә хәбәр килгән.

26 октябрьдә ике малае белән гаип булган Артём Мазов хакында “Вести” редакциясенә кичә берничә хәбәр килеп ирешә. Исемен Екатерина дип таныштырган хатын кичә, 26 ноябрьдә, поисковиклар фотосурәтендәге ирне Севастопольдә күрүен әйтә. Екатерина сүзләре буенча, ул ялгыз булган, ләкин фотога караганда, бу нәкъ ул.


Икенче укучы, Наталья, Артём Мазовны балалары белән берничә атна элек күрүен хәбәр итә.


- Фотосурәттәге ир белән балаларга охшаш кешеләрне Владивосток-Совгавань поездында ноябрь башында күрдем. Аеруча кече малай фотодагы малайга охшаш иде. Алар Владивостокта булган, океанариумга барганнарын беләм! Тикшерегез әле, зинһар! – дип яза икенче шаһит.


Хәтерегездә булса, югалган ата белән ике баласын табарга ярдәм иткән мәгълүмат өчен Эчке эшләр министрлыгы 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк вәгъдә иткән иде. Мазовларның сәер югалуларына айдан артты. Соңрак Мазовның исәбендә 3 миллион сумнан артык акчалары булуы да ачыкланды. Мазовларны эзләгәндә шәһәр кырыенда гаилә башлыгының автомобиле табылган иде. Шуннан бирле аларның эзләре югала. Күптән түгел водолазлар су астын эзләүләрен дә туктатты.


Ике кешедән ике төрле хәбәр. Дөресме алар, ялганмы? “Хайп өчен”, я акчалата бүләккә өмет итүчеләр хәбәрләреме бу? Вакыт күрсәтер. Исән-имин булып, табыла күрсеннәр инде.
Читайте нас: