Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 ноябрь 2019, 11:59

ДОМИНИКАНАДА БЕЗНЕҢ ИЛ ТУРИСТЛАРЫ ЮЛ ҺӘЛАКӘТЕНӘ ОЧРАДЫ

Доминикана республикасында ял иткәннән соң, кайтыр өчен аэропортка юл тоткан Русиянең 39 туристы зур авариягә очрады.

Доминикана республикасында ял иткәннән соң, кайтыр өчен аэропортка юл тоткан Русиянең 39 туристы зур авариягә юлыккан.


Бу авариядә юл кагыйдәләрен бозган йөк машинасы гаепле диләр. Йөк машинасы автобус алдына чыккан, шул сәбәпле, бәрелүне киметү өчен автобус водителе читкә тайпыла һәм ава. Шөкер, һәлак булучылар теркәлмәгән, әмма 27 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларның 20 се дәваханәгә озатылган, шуларның 6 сы авыр хәлдә.


Автобус эчендә өлкәннәрдән тыш, 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар да була. Биш яшьлек бала авыр тән җәрәхәтләре алган. Русия туристларының берсе юл-транспорт һәлакәтендә ике кулсыз калган.


Юл казасына эләгүчеләрнең барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән. Бәхеткә каршы, тән җәрәхәтләре алмаган 7 турист үз рейслары белән Мәскәүгә кайтып киткән.


Авариягә эләгүчеләрнең туганнары белән туры элемтә булдырылган.


Бу хәл, кояш нурларында иркәләнеп, рәхәтләнеп су кереп, күңелле ял итеп, бик күп тәэссоратлар белән кайтырга чыккан туристларның кәефен кыргандыр, әлбәттә. Иң мөһиме - алар исән-сау. Бәла-казасыз туганнары һәм якыннары янына кайтып җитүләрен телибез.
Читайте нас: