Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 ноябрь 2019, 13:27

СУГЫМЫГЫЗ СИМЕЗ БУЛСЫН!

Кар төшеп, җирләр туңдырып җибәргәч, авыл халкы өчен мәшәкатьле дә, күңелле дә, бәрәкәтле дә чор башлана.

Кар төшеп, җирләр туңдырып җибәргәч, авыл халкы өчен мәшәкатьле дә, күңелле дә, бәрәкәтле дә чор башлана. Кош-кортларны чистартып, урнаштырып бетергәч, алар зур малларына тотына. Күпме көч куеп үстергән малларны урнаштыру авыл халкы өчен зур эш булып тора.


– Зур, әмма рәхәт эш ул, – ди алар, гадәттә, бу хакта сөйләшә башлагач. – Мал чаласы көн өйдә бәйрәм кебек. Аллага шөкер, бәрәкәте, хәере белән булсын, дип йөгерәбез. Туган-тумача, балалар җыелыша. Өйдә тәмле ризыклар пешереп, алдан ук зур хәстәрлек күрәбез.


Республика авылларында халык малларын кайчан чалырга уйлый? Симертер өчен нинди ризыклар ашата? Тырышлыкның бәрәкәте бармы?


Халык малларын суыткач, җиргә 5–10 см калынлыкта кар төшкәч суя башлый. Суыгы бар. Карын көтәбез. Шуңа күрә тиздән авылларда сугым чоры башланыр дип уйлыйбыз. Әлегә безнең якларда каз өмәләре гөрли. Хәер, хәзер күп кешенең зур лары (туңдыргыч) бар. Шуңа күрә урнаштырыр урыны булганнар терлекләрен иртәрәк тә эшкәртә. Бездә халык итне санлап сатарга тырыша. Шәһәр халкы, иттарткычтан чыгарыр өчен, гадәттә, арткы ботны ала. Ә авылныкыларга аш пешерергә алгысы кирәк. Атны исә Яңа елдан соң гына суеп эшкәртергә тырышалар.


Әлеге вакытта (Стәрлетамак ит базарыннан алган мәгълүматлар буенча) зур малның алгы ботының килосы 280-290 сум, арткысы – 320, кабырга - 280 сум тора.


Малны тукландыруга килгәндә, авыл халкы аңа ризыкны күбесенчә пешереп ашатырга тырыша. Болай иткәндә азык та янга кала, аннары пешкәч, күләме бермә-бер арта да бит. Күп кешеләр арыш пешерә. Чөнки ул суя торган малны үстерә дә, симертә дә. Ә арпа симертә генә. Аның чамасын югалтсаң, ит артык майлы була. Моннан тыш, алларыннан печән дә өзелми.


Сугым малына исә гадәти терлек ризыгыннан тыш, кабак һәм кишер, чөгендер ашатучылар да бар икән.


Аны малларга фураж белән бергә кушып ашаталар икән. Кабак ашаган малның ите йомшак һәм бик тәмле булла диләр.


Ит сатып алганда, аның төсенә игътибар бирергә кирәк.


Кызгылт, бераз гына алсу төстәге ит – иң яхшысы. Аннан соң аның мае да булырга тиеш. Ит арасында май җепселләре күренеп торганны курыкмыйча сатып алырга мөмкин. Ә артык куе кызыл ит күңелдә шик уятырга тиеш.


Мондый зур эш башкарганда, иң җаваплысы, әлбәттә, сугымчы җилкәсенә төшә. Бу эшне һәркем башкара белми бит. Кайбер авылларда “кулы тәмле”, эш җаен белгән кешене табу шактый мәшәкать тудыра. Мондый вакытта аларга ярдәмгә оста куллы сугымчылар килә.


Һәр авылда сугымга йөрүче кешеләр, ягъни сугымчылар бригадасы бардыр, мөгаен. Алар, гадәттә, эшне 1,5 – 2 сәгать дигәндә тәмамлый, малны чалып, эшкәртеп бирәләр. Дөрес, мондый бригада бушка эшләми инде, әлбәттә. Хәзер бит авылларга да базар шартлары керде. Хакын хуҗалар алдан килешә мондый очракта.


Ничек кенә булмасын сугым чоры, әлбәттә, бик күңелле мизгел. Аны ел буе көтәсең. Авыл халкы күпме тырышлык куеп үстергән малларының бәрәкәтен күрсен иде, ризыкларын исәнлек-саулык белән ашарга язсын иде дип телисе килә.


Киңәш


Малны суйгач та, итен шунда ук пешерергә киңәш ителми. Ит бер тәүлек тирәсе салкын урында торырга тиеш. Яңа итнең мускуллары тартышып тора. Шуңа да аны ашка салгач, шулпага үзенчәлекле тәм чыгарга мөмкин.


Сугым өчен бер яше тулып киткән мал яхшы. Аннан яшьрәк терлекнең ите лайлалырак була.
Читайте нас: