Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 ноябрь 2019, 13:16

ЧӘЧӘКЛӘР, КОТЛАУЛАР КАРИНАГА ҺӘМ АНЫҢ ТРЕНЕРЫНА

8-9 НОЯБРЬДӘ БАКУДА УЗГАН ГРЭППЛИНГ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА БЕЗНЕҢРЕСПУБЛИКА КОМАНДАСЫ УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШ ЯСАДЫ.

22 ноябрьдә Спорт көрәше федерациясе Президенты Борис Беляев аларны шәхсән котлады.


Бүләкләнүчеләр арасында Стәрлетамак балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе укучысы Карина Морзабаева һәм аның тренеры Әлфия Әлимгуҗина да бар иде.


Әзербайҗанда үткән ил беренчелегендә Карина ике тапкыр бронза алды, ә аның тренеры халыкара класслы спорт мастеры Әлфия Әлимгуҗина алтын медаль яулады.


Карина Төрешле авылы мәктәбенең 9 сыйныфында укый. Самбо һәм дзюдо белән ул 6 яшьтән шөгыльләнә башлый. Аның беренче тренеры Радик Ринат улы Морзабаев була. 2018 елдан башлап ул Әлфия Әлимгуҗина җитәкчелегендә билбауда көрәш, ирекле көрәш, грэпплинг буенча ярышларда катнаша башлый.


Нәтиҗәсе күренә ки. Быел гыйнвар аенда Астанада үткән грэпплинг буенча "ASTANA OPEN - 2019" Халыкара турнирда Карина беренче урынны яулады. Июльдә IX җәйге спартакиада да авыр атлетика буенча икенче урынны алды. Февральдә Ырымбурда үткән Идел буе федераль округы беренчелегендә ирекле көрәш буенча икенче урынга чыкты.


Карина яхшы укый. Өстәвенә иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: мәдәният йортында җырлый һәм бии.


Афарин, Карина! Уңышлар сиңа!
Читайте нас: