Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 ноябрь 2019, 16:34

ДЕКРЕТ ЯЛЛАРЫ СТАЖГА КЕРӘМЕ?

— Мин – өч бала анасы. Кемдер, бала яллары стажга керми икән, ди. Бу дөрес микән?

— Мин – өч бала анасы. Кемдер, бала яллары стажга керми икән, ди. Бу дөрес микән?


Алия ГАФАРОВА.




— Закон нигезендә, бала яллары хезмәт стажына керә. Моннан тыш дек­рет яллары өчен пенсия баллары да каралган. Беренче баланы тәрбияләгән өчен – 1,8, икенче балага – 3,6, өченче, аннан соңгы балаларга 5,4 балл өстәлә.

2019 елдан ташламалы стаж белән пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелде. Ягъни хатын-кызларның – 37 ел, ир-атларның 42 ел эш стажы бар икән, пенсиягә ике елга алданрак чыгарга була. Дөрес, стаж җыелган очракта да, хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулмаган булса, пенсиягә чыгу рөхсәт ителми. Ташламалы стажны исәпләгәндә, декрет яллары исәпкә керми.




"Кызыл таң"

Читайте нас: