Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 ноябрь 2019, 16:56

"ҖИРДӘ АНА ХЕЗМӘТЕННӘН ҺӘМ ГАИЛӘ УЧАГЫН НЫГЫТУДАН ДА ИЗГЕРӘК ҺӨНӘР ЮК"

28 ноябьдә Башкортстан башлыгы Радий Хабиров күп балалы хатын-кызларны “Ана даны” медале белән бүләкләде.

Тантана Әниләр көненә багышланган иде. Мактаулы бүләккә республикадан 48 ана лаек булды, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында.


Бүләкләү тантанасыннан соң Радий Хәбиров хатын-кызлар белән күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, шул исәптән торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләләре буенча фикер алышты.


"Җирдә ана хезмәтеннән һәм гаилә учагын ныгытудан да изгерәк һөнәр юк. Гаилә ул иң мөһиме. Ә күп балалы гаилә икеләтә бәхет. Мондый гаиләләрдә иң төп геройлар әниләр», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе, җыелучыларны сәламләп.


“Балалар уңайлы шартларда тәрбияләнсен, җитәрлек күләмдә яңа яхшы мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелсен, балалар яхшы спорт һәм уен мәйданчыкларында уйный алсын, алар сәламәт булып үссен, югары уку йортларына керсен, эш тапсын һәм үз гаиләләрен булдырсын өчен Хөкүмәт шартлар тудырачак”,-диде төбәк җитәкчесе.
Читайте нас: