Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 ноябрь 2019, 16:43

“КЕШЕЛӘРГӘ КИРӘКЛЕГЕҢНЕ БЕЛҮ ӨЧЕН ЯНЫП КАРАРГА КИРӘК ИКӘН”

Билгеле язучы Зифа Кадыйрованың зур бәлагә таруын - бакча йорты януы турында язган идек инде. Бу турыда үзе менә нәрсә ди...

— Кулдан телефон төшми, кайгы уртаклашулар, хәлгә керүләрне тыңлап утырам. Кызганыч, әлбәттә. Анда минем ун ел буе эшләгән бөтен малым салынган. Яратып төзелгән йортыбыз иде ул безнең. Ирем вафатыннан соң биш ел кайтмый яшәдем шунда. Елның елына ни дә булса төзедем, гөлбакча иттем. Бер әйбер дә калмады, янып бетте. Утның каян чыкканын кем белгән, очына чыгарлык түгел инде аның. Бөтен кулъязмалар, кулдан башлап куелган әсәрләр юкка чыкты.


Дөрес, өйдәге компьютерда сакланган әсәрләр бар, ләкин барысы да түгел. Кулдан язылган хатлар гына да дүрт папка туплап куелган иде. Андый хатлар хәзер юк та бит, өлкән буын язучыларда булса гына. Йортсыз калу – баш бәласе түгел, тергезербез. Әле дәваханәдә ятам, азрак рәтләним, аннары карарбыз. Халык ни белән ярдәм итик дип яза, шалтырата. Хәйрия чараларында актив катнашканга, аларны оештыручылар, Зифа апа, үзең исән бул, йортны гына салырбыз дип шалтырата. Аздан күңел булган чак. Яхшы теләк белән шалтыратучыларның барысына да рәхмәт. Кешеләргә кирәклегеңне белү өчен йә үләргә, йә янып карарга кирәк икән, - дигән ул "Азатлык" хәбәрчесенә.





Читайте нас: