Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 ноябрь 2019, 12:11

МЕҢӘРЛӘГӘН САРЫК СУ ТӨБЕНӘ КИТКӘН

Кара диңгездә 14 меңнән артык сарык төялгән корабль су төбенә киткән.

Әлеге һәлакәт Румыния ярларыннан ерак түгел җирдә булган. Бу кадәр сарыкны Сәгуд Гәрабстаны дәүләтенә алып барган булалар. Судно коткару сигналы җибәрү белән, һәлакәт урынына Румыния дәүләтенең Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре килеп коткару операциясе башлый. Иң башта судноның 22 кешедән торган экипажы коткарыла. Алар Сурия дәүләте гражданнары була. Артабан суга батучы терлекне коткару эше башлана. Тик озын йонлы сарыклар бик тиз арада су төбенә китә башлыйлар. Коткаручылар аларның, нибары, 32 сен генә коткарып кала ала. Судно чамадан тыш авыр йөк төяү нәтиҗәсендә баткан.

Азрак төягән булсалар, күбрәк алып барырлар иде. Комсызлык сарыкларны гына түгел, үзләрен дә су төбенә алып китә язган.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: