Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
15 гыйнвар 2020, 17:25

РИШАТ, КОТЛЫЙБЫЗ СИНЕ!

Кичә Рөстәм Нургали улы Ришат Төхвәтуллинга "Татарстанның атказанган артисты" исемен тапшырды.

Ришат Төхвәтуллин һәм танылган "Мураками" рок-төркеме солисты Диләрә Ваһаповага "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде.

Бу хакта бүген Татарстанның Мәдәният министрлыгы еллык коллегиясе утырышы алдыннан билгеле булган. Бүләкне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

Ришат социаль челтәрдә бу уңайдан ихлас рәхмәтләрен җиткергән:

"Рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич! Рәхмәт иҗатыма мөкиббән тамашачыларым! Хөрмәтле тамашачыларым, сез мине иң биек үрләргә күтәрдегез! Киләчәктә дә сезнең Ышанычыгызны аклап, матур җырларым белән сөендерергә насыйп булсын" Амин шулай булсын. Без синең өчен бик шатбыз, Ришат! Матур җырлар, яңа үрләр сиңа!



Шулай ук, мактаулы исем Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Лилия Камалиевага да тапшырылган.

Котлыйбыз!

Читайте нас: