Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
22 гыйнвар 2020, 16:40

ИЛСӨЯ, ҮЗЕҢНЕ САКЛА!

Илсөя Бәдретдинова Уфада дәваханәгә эләккән

Илсөя Бәдретдинова Уфада дәваханәгә эләккән.

Кичә самолет белән Уфага килеп төшеп, көне буе радио-телевидение тапшыруларында туры элемтәдә әңгәмә корып йөргән җырчы Илсөя Бәдретдинованың хәле авыраеп, Уфадагы дәваханәгә эләккән. Җырчының концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева үзенең Инстаграм сәхифәсендә «Нишләптер, кинәт әллә нәрсә генә булды бит әле», дип яза.

Видеода Илсөягә тиз арада система куйганнарын һәм укол ясаганнарын күрәбез. Кадрлардан күренгәнчә, Илсөя үзе аңында һәм сөйләшә. Үзенә ярдәм иткән табибларга рәхмәтен белдерә.

Концерт программасы буенча җырчының иртәгә Себер ягында гастрольләре башлана. Шуңа ул бүген кич, Уфадан Түбән Варта шәһәренә очасы булган. Соңрак Илсөянең сәламәтлегенә куркыныч янамавы, савыгып, аякка басуы турындагы хәбәр җырчының Инстаграм битендә пәйда булды. Ул үзе өчен кайгыручыларга рәхмәтен җиткерә, дип яза " Интертат".
Көн саен меңләгән кеше алдында концерт кую, ничәмә чакрымнар юл үтү җиңел түгел һәм ул, әлбәттә эзсез үтми. Илсөягә исәнлек һәм үзен саклавын телибез. Киңәшләргә дә кайчак колак салырга кирәк ул, "Син үзеңне бел, яме" - дияргә генә түгел...

Фото: web.archive.org
Читайте нас: