Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
22 гыйнвар 2020, 17:15

СУГЫШТАН ИСӘН КАЙТКАН ВЕТЕРАННЫҢ ГОМЕРЕ АЯНЫЧЛЫ ТӘМАМЛАНГАН

104 яшьлек сугыш ветераны янып үлгән

Ленинград өлкәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны 104 яшьлек бер бабай үз йортында янып үлгән.
104 яшьлек Михаил Шишов Ленинград касабасында шәхси йортта берүзе генә яшәгән. 14 гыйнвар көнне ул китереп киткән коймакларны җылытып ашамакчы була һәм газ плитәсен кабызасы урынга мичнең (духовканың) боргычын бора, ә анда газ җыйнала башлый. Соңрак бабай газ плитәсен кабызырга уйлый, нәтиҗәдә шартлау барлыкка килә. Мич торбаларыннан бик нык төтен чыкканын күргән күршеләре Александр аның туганнарына һәм МЧСка хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын инде тәрәзәдән чыга башлаган була. Медицина хезмәткәрләре тәннәре янган бабайның үлемен раслый. Шартлау вакытында ул берничә метр читкә очкан киемнәре теткәләнеп беткән.
«МК» мәгълүматлары буенча, Бөек Ватан сугышы ветеранының «За Отвагу», «За взятие Варшавы», «За взятие Кенигсберга» медальләре, I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены бар. орденом Великой Отечественной войны.
Фото: ТВ Радуга
Читайте нас: