Авыл тормышы
-24 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
23 гыйнвар 2020, 11:45

АКВАПАРКТА САК БУЛЫГЫЗ!

Мәскәү шәһәрендәге "Лужники" аквапаркында 9 яшьлек малай очраклы рәвештә генә исән калды.


Мәскәү шәһәрендәге "Лужники" аквапаркында 9 яшьлек малай бәлагә тарыган һәм очраклы рәвештә генә исән калган. Малайны су торбасы үзенә суырып алган.

21 гыйнварда әни кеше улы белән аквапаркка килгән. Бассейнда су кергән вакытта бала бер мизгелдә су төбенә киткән һәм тончыга башлаган. Моны 35 яшьлек әнисе күреп торган. Ә тирә-якта коткаручы күренмәгән. Бу хәл вакытында ул эш урынында йоклаган булган. Моны аквапарктагы видеокамералар төшергән.

Бәхеткә, малай җитди яралар алмаган.

Исегезгә төшерәбез, узган елның август аенда Төркиядә шуңа охшаш хәл булган иде, 12 яшьлек кызның кулын дренаж торбасы суырып алган һәм ул ычкына алмыйча 10 минутка якын су төбендә яткан, кызганычка каршы ул берничә көн комада ятканнан соң вафат булды.

Аквапаркны балалар бик ярата, тик саклану чараларын, андагы кагыйдәләрне төгәл үтәүне иң элек әти-әни тәэмин итәргә тиеш. Ял итәргә баргансыз икән, сабыйларыгызны күз уңыннан югалтмагыз, игътибарлы булыгыз.

Читайте нас в