Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
23 гыйнвар 2020, 18:25

ҖАН ТЕТРӘТКЕЧ ВАКЫЙГА

Бер ана үз баласын машина астына ыргыткан

Бу җан тетрәткеч хәл Омск шәһәрендә булган. 4 бала анасы өч яшьлек сабыен машина астына ташлаган. Нәтиҗәдә, бала үлгән.

Полиция хезмәткәрләре белдерүченчә, хатын балаларны акча өчен тапкан. Ул беркайда да эшләмәгән, ә балаларга өч яшь тулганчы ул акча алган. Беренче өч баласын әлеге вакытта картәниләре карый. Балаларның әтиләренең кем булуын хатын үзе дә белми икән.

Бу сабыйны да ул әнисенә илтмәкче булган. Әмма 71 яшьлек пенсионер хатын баладан баш тарткан. Икенче көнне хатын шәһәрдән 30 километр читкә китеп, баласын зур тизлектә барган машина астына ташлаган. Үзе урман эченә кереп качкан. Шул көнне полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган.

Бу хәл буенча җинаять эше ачылган. Хатынга 15 елга якын төрмә яный.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: