Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
23 гыйнвар 2020, 17:25

КЫТАЙ ВИРУСЫ БЕЗГӘ КИЛЕП ҖИТКӘН МЕНИ?

Шул гына җитми иде, югыйсә...

Ике пассажир да Русиягә Шанхайдан килгән: берсе — 20 яшьлек Кытай гражданы, икенчесе - 23 яшьлек русияле.

Санкт-Петербургның Пулково аэропортыннан Боткин дәваханәсенә коронавирус йоктыруга шикле ике кешене китергәннәр.Хәзерге вакытта пациентларны белгечләр тикшерә, дип хәбәр итә дәваханәнең баш табибы Алексей Яковлев.

— Бу хәл безне сагайтты, чөнки вирус, чыннан да, куркыныч, — ди Алексей Яковлев. - Бу ике кешене безгә респиратор инфекциясе белән китерделәр, ә коронавируста нәкъ шундый билгеләр була.

Чыннан да, алар бу инфекцияне йоктырганмы-юкмы икәнен соңрак белербез, лаборатория тикшеренүләре шушы көннәрдә әзер булачак.

Пассажирларны дәваханәгә саклагыч костюмнар кигән табиблар салган, носилкаларны махсус япма белән каплаганнар.

Бүгенге көнгә Кытайда 444 кеше шушы вирусны эләктергән, 17 кеше үлгән. Ул кешедән кешегә йога.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: