Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 гыйнвар 2020, 17:40

ӘЛЛӘ СУЫТА ИНДЕ...

Тыш әлеге вакытта март аен хәтерләтә. Ә бит гыйнвар ае кар шыгырдадып, авыздан пар чыгарып йөрер вакыт... Шулай да, синоптиклар бераз суытачак, ди бит әле

Башгидрометүзәк алдагы өч көндә һава торышының ничек булачагы турыдагы фаразларын бәян итте.

Бүген кичкә 7 градуска кадәр салкынайта, талгын җил, юлларда бозлавык булы көтелә.

24 гыйнварда урыны белән кар явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Һава температурасы төнлә – 6-11, урыны белән 17 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы - 5-10 градус.

25 гыйнварда урыны белән кыска вакытлы кар явуы, аерым районнарда бозлавык булуы фаразлана, һава температурасы төнлә - 12-17, көндез -5-10 градус булыр дип фаразлана.

Автор: Идрис Саитгалеев

Фото: Лилия Сәйфетдинова.

Читайте нас: