Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 гыйнвар 2020, 23:25

РАДИЙ ХӘБИРОВ "СӘЛАМӘТЛЕК СӘГАТЕ" ҮТКӘРДЕ

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика клиник перинаталь үзәгендә күчмә “Сәламәтлек сәгате” үткәрде. Катнашучылар яңа туган балалар үлеме кимүен, сәламәтлек саклау системасына кадрлар җәлеп итү һәм медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләләрен тикшерде.

Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе перинаталь үзәк эшчәнлеге белән танышты. Биредә югары хәвеф төркемендә булган йөкле, бала тудыручы хатын-кызларга, яңа туган балаларга ярдәм күрсәтәләр. Елына үзәктә 10 меңгә кадәр балага дөньяга килергә ярдәм итәргә мөмкинлек бар.

Радий Хәбиров бала тудыру һәм яңа туган балалар реанимациясе бүлекләрен карады. Табиблар билгеләвенчә, үткән ел республика буенча барлык җитлекми туган балаларның 40 проценты биредә туган. Үзәктә шулай ук 1000 граммнан кимрәк авырлыкта туган балаларның йөрәктәге кан тамырларына өч операция эшләнгән.

– Бу искиткеч яхшы учреждение. Биредәге җиһазларны күрүдән җылы тойгы кала, – диде Радий Хәбиров.

“Сәламәтлек сәгате” башында Радий Хәбиров югары уңышларга ирешкән медицина хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды.

Автор: Ләйсән Якупова

Фото: gtrk.tv

Читайте нас: