Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 гыйнвар 2020, 13:35

СИЗГЕРЛЕГЕ КОТКАРГАН

9 яшьлек кыз псих кулына эләгә язган

Бәхеткә, бала куркыныч янавын вакытында аңлап өлгергән.

Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә 9 яшьлек кыз мәктәптән кайтканда артыннан өенә кадәр шикле бер ир иярә. Башлангыч сыйныф укучысы югалып калмый, бу шикле ирдән котылу юлын таба. Әлеге хәл 16 гыйнварда көндезге икеләр тирәсендә булган.
Күзәтү камерасы яздырган видеодан күренүенчә, ир кыз артыннан подъездга кадәр килә. Ул әле ишектән дә керә. Бу кешенең уенда начарлык булуын сизенгән бала холлда “эз югалта”. Башта почмак артына кача, ә ир лифт чакырткан арада ишектән чыгып сыза.

Бәхеткә, урамда балага әтисе очрый. Ләкин ул бу хәлне белмәгәнлектән, подъезддан чыгып барган иргә игътибар итми. Кызның әнисе сөйләвенчә, бу ир, бала кибеткә кереп киткәч тә, аның кире чыкканын урамда көтеп торган.
Әлбәттә, кыз барысын да әти-әнисенә сөйләп биргән.

Күп тә үтми ирне хокук сакчылары кулга алган. Ул психик авыруы белән исәптә торучы кеше булып чыккан.
Фото: mosmonitor.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: