Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 гыйнвар 2020, 16:35

УФАДА КУРКЫНЫЧ КАЛДЫКЛАРНЫ ЭШКӘРТҮ ЗАВОДЫ БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК

Утильләштерү мәйданчыгы ”Уфахимпром” да барлыкка киләчәк дип фаразлана

Утильләштерү мәйданчыгы ”Уфахимпром” да барлыкка киләчәк дип фаразлана.

Уфада ел ахырына кадәр куркыныч калдыкларны эшкәртү заводы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте республика Экология министрлыгында узган киңәшмәдә «РосРАО» ФДУП («Росатом» га керә) башкарма директоры Александр Богуцкий. Компания узган ел азагыннан 1 һәм 2 классындагы куркыныч калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор итеп билгеләнгән, аларга, шул исәптән файдаланылган батарейкалар һәм терекөмешле лампалар керә.

Якын арада Башкортстан Республикасы оператор белән килешү төзиячәк һәм мондый калдыкларны утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча юл картасы эшләнәчәк, дип билгеләп үтте Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров.

Хәзерге вакытта республикада куркыныч калдыклар белән эш итү өлкәсе регламентланмаган. Базар шактый таркалган, калдыкларны җыю һәм аз күләмдә утильләштерү белән шөгыльләнүче төрле компанияләр бар, аларның куәтләре төбәк өчен җитәрлек түгел, дип саный министр урынбасары Нияз Фазылов. Калдыклар җыела һәм республикадан читкә чыгарыла, бу бик чыгымлы, бәлки бөтенләй утильләштерелми. Аның сүзләренә караганда, утильләштерү объекты бу калдыкларны җыю, транспортлау һәм утильләштерү мәсьәләләре белән цивилизацияле һәм үтә күренмәле шөгыльләнү өчен кирәк.

Федераль оператор илдә булган экологик проблеманы хәл итәргә һәм бу өлкәдә тәртип урнаштырырга тиеш. “РосРАО”га калдыкларны барлыкка китерүдән алып икенчел продукциягә кадәр бөтен чылбыр белән идарә итү системасын булдырырга кирәк. Базарда катнашучылар һәм калдыклар барлыкка килү күләмнәре турында актуаль белешмәләр яңадан тикшереләчәк һәм формалаштырылачак. 2021 елның 1 гыйнварыннан калдыкларны җыю һәм утильләштерү белән шөгыльләнүче илдәге барлык предприятиеләр “РосРАО” белән килешү төзергә тиеш булачак. Моннан тыш, 1 һәм 2 класслы калдыклар белән эш итү буенча дәүләт мәгълүмат системасы булдырыла, ул калдыкларның хәрәкәтен контрольдә тотачак, исәпкә алачак, хокук бозуларны ачыклаячак, ди Богуцкий. Компания инфраструктура булдыру кысаларында 1 һәм 2 класслы куркыныч калдыкларны эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча 7 җитештерү-техник комплекс ачарга ниятли.

Уфадагысы агымдагы ел азагына кадәр барлыкка килергә тиеш. Ул «Уфахимпром» да урнашырга мөмкин, диде Александр Богуцкий.

Читайте нас: