Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 гыйнвар 2020, 17:00

ЯРДӘМ КИРӘККӘНДӘ КАЙДА ШАЛТЫРАТЫРГА БЕЛӘСЕЗМЕ?

ГОМЕРГӘ КУРКЫНЫЧ ЯНАГАНДА, ХӘВЕФСЕЗЛЕК ОЧРАКЛАРЫНДА КЕМНӘН ЯРДӘМ СОРАРГА?

Дөнья булгач, төрле катлаулы хәлләр туып кына тора. Авыр хәлгә калганда, кемнән ярдәм сорарга?

Озайлы бәйрәмнәр үтеп тә китте. Күңел ачулар мизгелендә – 2019 елның 31 декабреннән 2020 елның 12 гыйнварына кадәр – “Система – 112” Шалтыратуларны эшкәртү үзәге диспетчерлары Башкортстан халкы һәм кунакларыннан 67048 (!) шалтырату кабул итәргә өлгергән.

-Иң күп мөрәҗәгатьләр 31 декабрь көненә туры килде, тәүлек эчендә 9003 шалтырату кабул ителде, - дип белдерә Үзәк белгечләре. - Гыйнварда югалган кешеләрне һәм балыкчыларны эзләүгә күп көч салынды.

Берничә мисал китереп үтик әле: 3 гыйнвар көнне Белорет районындагы “Курташ” спорт-сәламәтләндерү комплексына ял итәргә килүче 3 Магнитогорск кешесе – ике ир һәм бер бала урманда чаңгыда йөргәндә адаша. Аларны коткаручылар шактый вакыттан соң каргизәрләр ярдәмендә эзләп табалар. Шулай ук 3 гыйнварда Караиделнең Павловка сусаклагычы җирлегендә каргизәрдә ял итүче 2 ир карда бата һәм адаша. Бәхеткә, коткаручылар вакытында эзләп таба үзләрен.

6 гыйнварда Инҗәрдә 3 турист югала, аларның берсе исерек тә була әле. Коткаручылар вакытында табып алмаса, эш бәла белән тәмамланыр иде. Шулай ук 6 гыйнварда Ирәмәл тауларында туристик төркемнән аерылып, бер хатын югала. Аны икенче тәүлектә генә табып алалар. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин булыр иде.

Барлык эзләү-коткару эшләре Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, полиция хезмәткәрләре һәм милли парклар хезмәткәрләре катнашлыгында үткәрелгән. Гыйнвар башыннан алып кына эзләү-коткару хезмәткәрләре төрле хәлләргә тарып югалган 25 кешегә ярдәм күрсәткән.

Республикада көн саен, уртача алганда, 2 кеше югала.Бу, беренче чиратта, адәм баласының үз гомеренә, сәламәтлегенә бармак аша каравына бәйле. Икенчедән, соңгы вакытта эчке туризмны үстерү турында күп сөйлибез һәм язабыз, ләкин бу юнәлештә бик аз эшләнә шул әле: бездә моның өчен кирәкле инфраструктура да, күп кенә табигый җирлекләрдә хәтта кәрәзле элемтә дә юк. Шул ук вакытта туристларның грамотасыз булуы, үзләренең һәм якыннарының гомерләрен саклау уңаенннан кайгыртмаулары, хәвеф дәрәҗәсен бәяли белмәүләре шаккатыра! Ә бит нәкъ санап үтелгән ваемсызлыклар еш кына бәхетсезлекләргә китерергә мөмкин. Республикада яшәүче һәркем, шулай ук безгә кунакка килүче һәр кеше шуны аңларга бурычлы: аның гомере – үзенең шәхси җаваплылыгында!

Әгәр дә адәм баласы урманда адашкан икән, ул тик үз көченә ышанырга тиеш, чөнки көтелгән ярдәмнең килеп өлгермәве мөмкин дип искәртә белгечләр.

Коткаручылардан киңәшләр:

*Урманга баруга акыл белән әзерләнергә кирәк. Төп хата шунда: күпләр юлга чыгар алдыннан урын-җир картасын өйрәнүне кирәк дип санамый. Ә бит, ким дигәндә, якын-тирәдә елга яки ниндидер объект, юл яки электр баганалары барлыгын-юклыгын ачыклау зыян итмәс иде. Адашкан вакытта моның файдасы тими калмаячак.

*Якыннарыгызга урманга кайчан кузгалачагыгыз һәм кайчан өйгә кайтып җитәчәгегезне тәгаен әйтегез. Әгәр вакытында әйләнеп кайтмасагыз, алар чаң сугачак!

*Урманга барыр алдыннан телефоныгызның зарядкасы тулы булсын. Мөмкин булса, запас зарядка блогы да алыгыз.

*Кызганычка каршы, урманда еш кына телефон тотмый. Бу очракта югалып калмагыз, “112” телефонына шалтыратыгыз. Анда, хәтта элемтә булмаган очракта да “экстренный вызов” төймәсенә басып, диспетчердан ярдәм сорау мөмкинлеге бар. “Система – 112” шалтыратуны кабул итү үзәге хезмәткәрләренең шалтыратучының урынын ачыклау мөмкинлеге дә бар.

Урман – югары хәвеф зонасы, әгәр анда яралар алсагыз – дәваханә дә, эчәсе яки ашыйсыгыз килсә - кибетләр дә юк. Болар әлбәттә, берсе дә адашкан кеше файдасына түгел, югалткан һәр минут гомергә куркыныч белән яный...

Читайте нас: