Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
24 гыйнвар 2020, 12:45

БАЛЫКЛАР ДА ҺӨҖҮМ ИТӘ ИКӘН...

Индонезиядә яшәүче үсмергә балык һөҗүм иткән.

Бәхеткә, табиблар үсмергә вакытында ярдәм күрсәткән.

Индонезиядә яшәүче үсмергә балык һөҗүм иткән.

16 яшьлек Мөхәммәт Идул, көймәгә утырып, балык тоткан булган. Көтмәгәндә судан сарганнар сикерә башлый.

Сарган - диңгез балыгы, аның борыны бик озын. Балык 75 сантиметрга кадәр үсәргә мөмкин. Судан сикергәндә аның тизлеге сәгатенә 60 километрга җитә. Арада бер балык үсмернең өстенә сикерә һәм аның муенын ашадан-аша тишә.

Идул шушы "балыклы килеш" өенә кайта һәм аны тиз арада дәваханәгә юллыйлар. Балыкны табиблар операция ясап ала. Үсмернең хәле яхшыруга бара.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: