Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 гыйнвар 2020, 12:50

КАЛДЫКЛАРНЫ УТИЛЬЛӘШТЕРҮ ЗАВОДЫ ТӨЗЕЛМӘЯЧӘК...

"Уфахимпром" территориясендә хәвефле калдыкларны үтилләштерү заводы төзеләчәк, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми.

"Уфахимпром" территориясендә хәвефле калдыкларны үтилләштерү заводы төзеләчәк, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми.

"РосРАО" учреждениесе республика территориясендә мондый предприятие төзүне планлаштырмады, чөнки Башкортстан федераль оператор I һәм II класслы калдыклар әйләнеше буенча предприятие төзи торган территорияләр составына керми.

- Тирә-як мохиткә кире йогынты ясаучы теләсә нинди объектны гамәлгә ашыру мотлак дәүләт экология экспертизасы үтәргә, халыкның фикере исәпкә алынырга тиеш, - диде табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов. - Бүген республикада шәхси предприятиеләр эшли. Алардагы җайланмаларның куәте республикадагы калдыкларны эшкәртү өчен җитәрлек түгел. Шул сәбәпле, министрлык "РосРАО"га төбәк территориясендә мондый калдыкларны үтилләштерү өчен инфраструктура булдыру башлангычы белән мөрәҗәгать итте. Республикадагы калдыклар башка төбәкләрдәге предприятиеләргә эшкәртүгә җибәреләчәк.

Республиканың I һәм II класслы калдыклар чыгарган барлык сәнәгать предприятиеләре 2021 елның 1 гыйнварына әйләнешнең дәүләт мәгълүмат системасына керергә тиеш булачак. Ул калдыклар хәрәкәтен контрольдә тотачак, исәп- хисап башкарачак, закон бозуларны ачыклаячак.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: