Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 гыйнвар 2020, 14:50

КЫТАЙДА ВИРУС АЗА

Бүгенге саннар да бер дә тынычландырмый: анда инде 18 кеше вафат булган, 800дән артыгы зарарланган.

Кытайда бөтен дөньяга мәгълүм хәлләр начарая. Вирус аза. Бүгенге саннар да бер дә тынычландырмый: анда инде 18 кеше вафат булган, 800дән артыгы зарарланган.
Әлегә тиклем вирусның корбаны Ухань шәһәре кешеләре генә иде. Ләкин 22 гыйнварда 80 яшьлек бабай Хэбэй шәһәре дәваханәсендә үлә. Күптән түгел ул Уханьга туганнары янына кунакка барган була, шунда зарарланып кайткан, күрәсең.
11 миллионлы Уханьны һәм 7 миллион кеше яшәүче Хуанганны кичә карантинга яптыларБу шәһәрләрдә автобуслар, метро, паромнар, самолетлар, поездлар хәрәкәте туктатылды. Ресторан, кафе, кинотеатрлар һәм кеше күп җыела торган башка урыннар ябылды. Кытайча Яңа ел бәйрәменә багышланган тантаналар да туктатылды.

Эчжоу, Сяньтао һәм Чиби шәһәрләренә дә юллар ябык, ләкин карантин кертелмәгән.
"Ухань белән Хуанганда кешеләр күп күләмдә азык-төлек запасы сатып ала. Кибетләрлә азык-төлек калмаган диярлек. Җитмәсә, хаклар кинәт күтәрелгән. Бу ике шәһәр, чын мәгънәсендә, блокадада", - дип яза “Би-Би-Си” агентлыгы.
Русиягә вирус әлегә килеп җитмәгән. Кичә ике кешенең зарарланган булу ихтималлыгы турында билгеле булса да, шикләр расланмады.
Уфа аэропортында Кытайдан кайтучы самолетларны тикшерәләр
Автор: Денис Таваев
Читайте нас: