Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 гыйнвар 2020, 13:05

РӨСТӘМ НӘБИЕВ ГАИЛӘСӘНДЕ ЗУР ШАТЛЫК

Көчле рухлы, сабыр һәм акыллы Рөстәмнән күп кешегә үрнәк алырга кирәк әле. Якташыбызныңң шатлыгына без дә ихлас сөенәбез.

Бүген иртән яшь гаиләнең икенчегә сабыйлары дөньяга аваз салды.

Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган якташыбыз, танылган блогер, Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев гаиләсендә бүген сөенечле вакыйга: соклангыч һәм матур парның икенчегә кызлары туган! Бәхетле мизгелләр кичерүче әти шатлыгы белән ИнстаграМ битендә меңләгән подписчиклары белән бүлешкән.

"4:35тә безнең Әминә исемле сөйкемле, матур кызыбыз дөньяга килде. Буе - 54, авырлыгы - 3810 гр", - дип язган Рөстәм.

Бу көнне кечкенә София да түземсезлек белән көтте. Рөстәмнең Инстаграмдагы сторисларында кызчыкның туачак бәбәйне ничек яратуын, аңа исем сайлавын күреп тордык.

Көчле рухлы, сабыр һәм акыллы Рөстәмнән күп кешегә үрнәк алырга кирәк әле. Якташыбызныңң шатлыгына без дә ихлас сөенәбез.
Бәхетле, игелекле сабый булып үс, Әминә!

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Фото: bashinform.ru

Читайте нас: