Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 гыйнвар 2020, 18:00

ҖӘЯҮЛЕГӘ ЮЛ БИРЕГЕЗ!

Ел башыннан Стәрлетамак районы территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле өч юл-транспорт вакыйгасы булды, нәтиҗәдә бер җәяүле һәлак булды, икесе имгәнде.

Ел башыннан Стәрлетамак районы территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле өч юл-транспорт вакыйгасы булды, нәтиҗәдә бер җәяүле һәлак булды, икесе имгәнде.

Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле юл-транспорт вакыйгалары санын һәм һәләкатләрне киметүгә юнәлтелгән кисәтү эшен көчәйтү максатларында юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәтеренә төшерә, җәяүлеләр юлны җәяүлеләр юл чыгу урыннарыннан, ул булмаган очракта – тротуарлар яки юл читләре линияләре буйлап, юл кисешкән урында чыгарга тиеш.

Көйләнмәгән юл (светофорсыз) аша чыгу урынына якынлашып килгән транспорт чарасы водителе юлны аркылы чыгучы яки юл чыгу өчен олы юлга кергән җәяүлеләргә юл бирергә тиеш.

Җәяүлеләргә үзләре белән яктылыкны чагылдыручы элементлары булган әйберләр йөртергә һәм аны транспорт чаралары водительләре күрүне тәэмин итәргә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе.

Читайте нас: