Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 гыйнвар 2020, 18:55

ИЗГЕ КЕШЕЛӘР ЙОЛДЫЗЛАРГА ТИҢ

Дөньяны изге кешеләр тота дигән фикер белән килешәсездер. “Кешенең кылган изге эш-гамәлләре генә торып кала, шуңа да тормыш бик кадерле”, - ди француз философы һәм Мәгърифәтлек чоры язучысы Жан-Жак Руссо. Бу гомер буе шулай булган. Прагматик, кырыс, кайчак, хәтта, рәхимсез безнең чор моңа искәрмә түгел. Изге күңелле, ярдәмчел кешеләр һәр авылда бар. Күптән түгел без шуларның берсе белән таныштык.

Дөньяны изге кешеләр тота дигән фикер белән килешәсездер. “Кешенең кылган изге эш-гамәлләре генә торып кала, шуңа да тормыш бик кадерле”, - ди француз философы һәм Мәгърифәтлек чоры язучысы Жан-Жак Руссо. Бу гомер буе шулай булган. Прагматик, кырыс, кайчак, хәтта, рәхимсез безнең чор моңа искәрмә түгел. Изге күңелле, ярдәмчел кешеләр һәр авылда бар. Күптән түгел без шуларның берсе белән таныштык. Моңа халык арасында йөргән сүзләр сәбәпче булды. Аның исеме Силуан атакай. Ул Ишпарсово авылы чиркәвенең иеромонахы. Ул 2002 елда монах булып киткән. Ә моңа кадәр Чуваш-Карамалы авылыннан (Авыргазы районы) Вениамин Филиппов гади мәктәптә белем ала, армиядә хезмәт итә. Хәрби бурычын Байконурда үти.

Демобилизацияләнгәч үзенең хыялын гамәлгә ашыра: Мәскәү руханилар семинариясенә укырга керә. Бу юлны сайлауда аның әти-әнисе мөһим роль уйный. Дингә бирелгән әти-әни улларын һәм кызларын да шул рухта тәрбияли. Әмма сигез бала арасыннан иң кечесе – Вениамин гына дин юлыннан китә. Ул семинарияне уңышлы тәмамлый һәм 1995 елдан башлап Ишпарсово авылы гыйбадәтханәсендә рухани булып хезмәт итә.

- Ни өчен нәкъ Ишпарсово? – дип сорыйбыз.

- Монда җибәрделәр.

- Уку йорты, совет заманындагы кебек, юллама бирә димәк?

- Шулай килеп чыга инде, - дип елмая Силуан атакай. Ә аның елмаюы шундый якты һәм ягымлы.

Аның яхшы күңелле кеше булуы күренеп тора. Авылдаш-лары да моны җөпли, аның караучысыз калган, тормышта авыр хәлләргә тарыган кешеләргә ярдәм итүе хакында сөйли.

Кешеләргә хезмәт итү, ярдәм күрсәтү – руханилар эше дип әйтер кайберәүләр. Ләкин бу алай түгел. Әмма Силуан атакайны беркем дә аларны яшәү урыны, ризык, дарулар белән даими рәвештә тәэмин итәргә мәҗбүрләми. Нишләп соң төшенкелеккә бирелгән Аллага ышанганнар да, ышанмаганнар да күңеленә тынычлык һәм сыеныр урын эзләп Ишпарсово гыйбадәтханәсенә килә?

Ишпарсово гыйбадәтханәсенә дини бәйрәмнәрдә республиканың төрле почмакларыннан күп кенә дини кешеләр килде (әле дә килүләрен дәвам итә). Аларның кайберләре батюшка фатыйхасын алып, монда торып калган. Алданган, түбәсез, бер тиен акчасыз калганнар чиркәүгә якынлаша. Ярдәмгә мохтаҗлар артканнан-арта, шуңа Силуан атакай хаҗилар һәм караучысыз калган кешеләр өчен сыеныр урын төзергә карар итә.

Бу аның үз өстенә алган төзелешләрнең тәүгесе булмый. 1995 елда, семинарияне тәмамлаган егерме алты яшьлек егет Ишпарсовога килгәч авылда яңа чиркәү төзелешен дәвам итә һәм тәмамлый. Ә 2003 елда иеромонах Силуан атакай Шәфкатьлелек йорты төзи. Монда хатын-кызлардан торган кечкенә монахлар җәмгыяте яши. Бу йортта исерек ирләреннән, тормыш авырлыкларыннан ялыккан 50 гә якын хатын-кыз һәм ирләр тора.

Биредә алар яши һәм ашый. Шәфкатьлелек йортындагыларны көненә 4 тапкыр ашаталар. Силуан атакайның ярдәмчесе – Тафифа анакай – чиркәү аларны дарулар белән дә тәэмин итә дип сөйләде. - Берәрсе авырса алар да авылның барлык башка халкы кебек урындагы фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итеп, медицина ярдәме ала. Олы яшьтәге әбиләрне тәрбиялибез, аларның кайберләре авырып түшәктә ята. Аларны медицина хезмәткәре килеп карый, дәвалау билгели. Мунча бар”.

Шәфкатьлелек йортында яшәргә теләк белдергәннәргә биредәге шартлар аңлатыла: даими кереме булганнар чиркәү ихтыяҗларына ирекле рәвештә акча бирә. Шулай ук авыл халкыннан, чиркәү кирәк-яраклары һәм дини әдәбият, икмәк (үзләренең пекарнясы бар), һәм чиркәүнең эшкә сәләтле кешеләре ясаган рамкалар һәм агач әйберләрдән дә акча керә.

Батюшкага төрле кешеләр килә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, шул исәптән төрле физик яки психик травмалар алган кешеләр дә. Аларның һәркайсына аерым караш булдырырга, юатучы сүзләр табарга, укытучы да, психолог та, бары тик акыллы кеше дә була белергә кирәк.

Болардан тыш, батюшкага төзелеш белән шөгыльләнер-гә туры килә, ягъни ул прораб эшен дә башкара. Соңгы берничә елда аның җитәкчелегендә Бишкаен, Мәсәйле (Авыргазы районы), Яңа Семёновка (Гафури районы) Наумкино һәм Шланлы (Авыргазы районында) авылларында чиркәүләр төзелә. Ишпарсово авылында һәм Шәфкатьлелек йортында чиркәүнең тышкы ягына, ашханәгә, сестралар корпусына, Якшәмбе мәктәбенә ремонт ясалды. Төзелешне ул үзе контрольли. Үзе машина да йөртә.

“Силуан атакай безнең үтенечләрне дә кире какмый. Үлән чабарга, авылдагы башка төзекләндерү эшләренә кешеләр белән ярдәм итә. Моның өчен рәхмәт инде аңа, - дип сүзгә кушыла Подлесненский авыл биләмәсе башлыгы Инна Маркелова. Инна Леонидовна Ишпарсовода чиркәү булуы үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүдә зур тәрбияви роль уйный ди. Чиркәүдә Якшәмбе мәктәбе ачылу – балалар һәм аларның әти-әниләренең рухи яктан камилләшүе өчен тагын бер мөмкинлек.

Материалистлар һәм идеалистлар материянең беренчелеге яисә киресенчә, җанның беренче булуы турында сөңгеләр сындыра. Кайсын сайларга икәнен һәркем үзе хәл итә. Әмма шунысы хак: шәфкатьлелек, миһербанлылык, якыннарыңа һәм башка кешеләргә мәхәббәт һәм хөрмәттән башка кешелек юкка чыгачак. Әхлаксызлык, тупаслык бәгырьне катыра. Җир йөзендә һәркемгә күңеленә якын динне тоту мөмкинлеге биргән йортлар булуы ничек яхшы. Шушы йортларда күңел җылысы эзләп, ярдәм, үзләрен аңлауны сорап килгән кешеләрне һәрвакыт ачык, изге күңелле, шәфкатьле кешеләр каршы алсын иде.

Силуан атакай үзенең киң күңеллелеге һәи риясызлыгы белән таң калдыра. Аның бар байлыгы – монах киеме, бүлмәсе икәнен аңладык. (91 яшьлек әтисе дә биредә яши икән).

“Изге күңелле кешеләр йолдызларга тиң, алар чорны һәм гасырны үзләренең исемнәре белән яктырта”. Инглиз шагыйре Бенджамин Джонсонның әлеге сүзләре безнең мәкалә героена тулысынча туры килә.

Бу дөньяда бар да вакытлыча. Беркем дә – ярлысы да, бае да җыйган мөлкәтен теге дөньяга алып китә алмый. Бар да торып кала. Биредә XVI гасырның бөек төрек шагыйре, акыл иясе, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Алишер Навоиның шигырь юллары хәтергә килә: “Кешеләр мәңгелек түгел, әмма вафат булгач та аның исемен хәтерләгәннәр бәхетле”, дигән.

Шундый бәхеткә ирешү безнең һәркайсыбызның үзенә бәйле. Силуан атакайны онытмаячаклар дип ышанычлы әйтергә була, чөнки изгелек – мәңгелек.

Р.ИЛЬКИНА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: