Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 гыйнвар 2020, 18:55

УКЫТУЧЫ ТУРЫНДА

Мәктәп һәркемнең тормышында мөһим бер урын алып тора. Кыз һәм егетләрнең зур тормышка аяк басулары да нәкъ шуннан башлана. 2019 елда минем Куганак урта мәктәбен тәмамлавыма 50 ел тулды һәм шушы мәктәпнең чыгарылыш укучысы булуым белән чиксез горурланам. Горурланырлык та шул: ул – иң яхшы белем бирү учреждениеләренең берсе һәм безнең районда гына да түгел!

Мәктәп һәркемнең тормышында мөһим бер урын алып тора. Кыз һәм егетләрнең зур тормышка аяк басулары да нәкъ шуннан башлана. 2019 елда минем Куганак урта мәктәбен тәмамлавыма 50 ел тулды һәм шушы мәктәпнең чыгарылыш укучысы булуым белән чиксез горурланам. Горурланырлык та шул: ул – иң яхшы белем бирү учреждениеләренең берсе һәм безнең районда гына да түгел!

Мәктәпкә 1933 елда нигез салынган. Башта ул хәлле крестьян өендә урын алган. Тик озакламый ул билгесез сәбәпләр аркасында янган. Халык җыенында яхшы торыштагы урындагы ике катлы агач чиркәүне мәктәпкә яраклаштырырга карар итәләр. Башта монда укыту эше башлангыч сыйныфлар өчен генә оештырыла. Бөек Ватан сугышыннан соң мәктәп җидееллыкка әйләнә, ә 1958 елда сигезьеллык статусын ала, 1966 елда - унъеллык. 1967 елда Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 50 еллыгында мәктәп яңа типтагы бинага күчә. Сугыштан соңгы елларда, утлы юллар аша үткән Л.Г.Смирнов, В.А.Степанов, В.П.Бледных директор булып эшли. Аларга алмашка сугыштан соң үсеп җиткән яшь буын җитәкчеләре: Е.П.Фисенко и В.П.Казаков килә.

Мин укыган елларда мәктәпкә Василий Патрикеевич җитәкчелек итте. Бөек Ватан сугышында катнашучының улы, БДУның тарих факультетын тәмамлаган В.П.Казаков үз өлкәсендә новатор, педагогикада гел алдынгы булып тора. Аның идеяләре үзе кебек үк үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләсенә бөтен күңеле белән бирелгән энтузиаст, прогрессив җитәкче – район мәгарифе бүлеге мөдире Юнир Әбделхәй улы Кәримов тарафыннан аңлау һәм һәрьяклы ярдәм таба. Директор кадрлар сайлауга зур игътибар бирә, яшь укытучылар өчен остаз була. Мәктәп районда беренчеләрдән булып кабинетта укыту системасына күчә. Бу тәҗрибәне өйрәнү өчен мәктәпкә республиканың төрле төбәкләреннән педагоглар килә. Ә бит бу системаны кертү өчен матди-техник база булдырырга, кабинетларны күрсәтмә әсбаплар, техник-чаралар белән җиһазландырырга, уку материалының яңа формаларын һәм методларын кулланырга кирәк була. Мәктәптә РСФСРның атказанган укытучысы В.И.Карпенко, БАССРның атказанган укытучылары Р.М.Романова, Н.Д.Бережнева, БРның атказанган укытучылары В.А.Воронова, А.И. Воронова, Н.Ф.Попов, М.А.Коваленко, В.П.Горина, Е.Я.Козлова, М.Г.Зубенко, М.М.Яковлева, В.И.Рудакова һәм башкалар нәтиҗәле эшли.

Башка мәктәпләрдән педагоглар чакырып ачык дәресләр үткәрү матур традициягә әверелә. Ә куганак укытучылары тәҗрибә артыннан шулай ук үзләренең хезмәттәшләренә бара. Куганаклыларның мәктәп алды участоклары районда иң яхшысы була.

Киңкүләм спорт эшләренә, укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә дә зур игътибар күрсәтелә. Җиңел атлетика ярышлары, туристик походлар, велоузыш, “Аҗаган” хәрби-спорт уены, үзешчән сәнгать конкурслары, тимурчылар хәрәкәте, туган якны өйрәнү эше, мәктәп радиоузелы, барысы да яраткан хоккей, укчылар спорты, пионер һәм комсомол оешмаларының актив эше, ата-аналар һәм җирле сәнәгать предприятиеләре, колхоз җитәкчеләре белән тыгыз элемтә – мәктәпнең педагогик коллективы һәм укучылар өчен тормыш нормасына әверелә.

Ел саен үткәрелә торган август конференцияләрендә Куганак мәктәбе барлык күрсәткечләр буенча районның иң яхшы мәктәпләре исемлегендә була. Монда иң элек мәктәпнең алыштыргысыз җитәкчесе В. П. Казаковның өлеше зур. Василий Патрикеевич күптән инде хаклы ялда, әмма ул элеккечә авыл тормышы эчендә кайный һәм бар җирдә актив катнашырга тырыша. Яшьләрнең яхшы остазы. Аның абруе зур, сүзе мөһим һәм урынлы. Безнең яраткан директорыбыз чын педагог дип әйтергә хокуклыбыз. Аннары ул кайгыртучан, сөекле тормыш иптәше, әти һәм картәти дә.

Бүген белем йортын Куганак мәктәбен тәмамлаучы Сергей Александрович Симаков җитәкли. Шунысы куанычлы, аның җитәкчелегендәге педагогик коллектив өлкәннәр салган традицияләрне уңышлы дәвам итә.

Е.СПЕВАК,
район Җәмәгать советы рәисе,
1969 елгы чыгарылыш укучысы.
Фото гаилә архивыннан алынды.

Читайте нас: