Башгидромет мәгълүматлары буенча, 26 гыйнварда төбәктә болытлы һава торышы көтелә. Республиканың төньяк яртысында кар, көньяк яртысында көчле кар явып узачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә. Көндез һава температурасы 1-6 градус.
27 гыйнварда кар явачак, юлларда урыны белән бозлавык көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә 10-15 градус, көндез 6-11 градус салкын.
28 гыйнварда көндез урыны белән тагын бераз кар явачак. Төнлә 15-20 градус салкын, аязганда 25-30 градуска кадәр җитәчәк.
Федераль стандартлар, салкын һава торышы вакытында, балаларга мәктәпкә йөрмәскә тәкъдим итә.
Стандартлар түбәндәгечә:
- 23°C булганда - авыл җирлегендә яшәүче 1-4 сыйныф укучылары;
- 25°C булганда - шәһәрдә яшәүче 1-4 сыйныф укучылары;
- 25°C булганда - авыл җирлегендә яшәүче 5-9 сыйныф укучылары;
- 27°С - шәһәрдә яшәүче 5-9 сыйныф укучылары;
-30°С - авыл җирлегендә яшәүче 10-11 сыйныф укучылары;
-32°С - шәһәрдә яшәүче 10-11 сыйныф укучылары.