Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 гыйнвар 2020, 19:10

«ЙӨРӘКТӘГЕ ЯРА ҺАМАН ТӨЗӘЛМИ»

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына бүген 4 ел. Шушы уңайдан Медиакорсет журналисты аның тормыш иптәше Илгиз Әбдрәкыйпов белән балалары, хыяллары һәм Вәсиләгә багышланган китап турындагы бәхәсләр хакында әңгәмәләште.

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына бүген 4 ел. Шушы уңайдан Медиакорсет журналисты аның тормыш иптәше Илгиз Әбдрәкыйпов белән балалары, хыяллары һәм Вәсиләгә багышланган китап турындагы бәхәсләр хакында әңгәмәләште.

Кабатланмас тавыш иясе Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында, нибары 36 яшендә, бала тудырганда өзлегү сәбәпле вафат булды.

Аның «Туган як» җырын безнең республикада гына түгел, ә башка төбәкләрдә дә яратып тыңлыйлар.

«ЙӨРӘКТӘГЕ ЯРА ҺАМАН ТӨЗӘЛМИ»

Илгиз , 4 ел – күп тә, аз да. Вакыт дәвалыймы?

- Юк. Дәваламый шул. Мин моның белән бөтенләй килешмим. Йөрәк сызланулары ничек бар, шулай калды. Иң кыены – балалар әнисез үсә.

Бу турыда сораучылар күптер, шулай да сорыйм. Өйләнергә уйламыйсызмы?

— Бу сорауны миңа очраган һәркем бирә инде.Әмма хатын, әни – ул бит товар түгел, аны магазиннан сатып алып булмый. Мине еш кына берәрсе белән таныштырырга телиләр, социаль челтәрләрдә хатын-кызлар теләк белдереп, үзләре яза. Миңа болар бик авыр тәэсир итә. Мин балалар турында гына уйлыйм.

- Ә үзегез турында?

— Үзең турында нәрсә уйларга? 40 яшьтә үзең турында уйламыйлардыр инде ул

— 40 яшьтә тормыш тәмамланмый бит?

— Юк. Әмма бу андый очрак түгел. Минем тормышым – ул балалар. Шулай да улым Кәрим тулы гаиләнең нәрсә икәнен аңлый хәзер, шуңа да берәр кеше барлыкка килсә, ул аны кабул итәчәк. Әмма үз әнисен аларга беркем дә алыштыра алмый.

- Балаларыгыз хакында сөйләгез әле

- Өлкән улыбыз Кәрим икенче сыйныфта укый. Хоккей, футбол ярата. Әнисе белән аерылгысыз иде ул, шуңа да бик еш аны искә ала. Шәһәр читендге бакчага барырга ярата, әнисе белән бик еш анда булалар иде. Сагына шулкадәр, юксына инде.

Кызыбыз Камилә әлеге вакытта дәвалану курслары үтә, сәламәтлеге ягыннан проблемалар бар. Абыйсыннан аермалы буларак, ул әнисе шикелле музыка ярата. Бигрәк тә татар җырларын башкаручыларны.

Барына да үзегез генә ничек өлгерәсез?

— Миңа әти-әнием бик нык ярдәм итә. Дүрт ел дәвамында алар һәрчак янымда булды. Әмма еллар үтә, алар яшәрми шул. Тормышыбызны берникадәр үзгәртергә кирәклеген аңлыйм, Әлегә тормыш үз агымы белән бара.

«ВӘСИЛӘ ТУРЫНДАГЫ КИТАП БЕЛӘН АКЧА ЭШЛӘРГӘ ТЕЛӘДЕЛӘР”

- Күптән түгел Балтач районында Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышланган китапның презентациясе булды

- Әйе. Әмма ул китап минем рөхсәтемнән башка чыкты. Шуңа да мине анда чакырмадылар, үзем дә бармас идем инде.

- Нәрсә булды соң?

— Бик матур башланган иде дә...

Узган елда Иске Балтач язучысы Хәнис Хәзимов танышты минем белән һәм Вәсилә турында китап язуны тәкъдим итте. Бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Эше өчен ул тормыш иптәшемнең танышлары, бергә эшләгән кешеләре – артистлар, хезмәттәшләр һәм туганнарның контактларын алды. Шулай ук мин аңа фотоархивны тапшырдым. Башта ул яза, ә аннан финанс мәсьәләсен хәл итәргә килештек. Соңрак мин китап бастыру өчен Хәзимовның артистлардан акча соравын ишеттем. Моны ишеткәч шок хәлендә булдым. Минем артымда шундый эшләр эшләнүенә оят булды. Авторга шалтыратып, эшне туктатуын сорадым. Әңгәмәләшкәннән соң барлык чыгымнарны, хәтта авторга гонорар түләүне дә үз өстемә алам дидем. Әмма ул бик зур сумма таләп итте. Шуннан мин бу уйдан тулысынча баш тарттым.

Вәсиләнең истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме астында язучы бизнесы яшеренгән булуын аңладым. Китапны сату уемда да юк иде. Мин аларны истәлек итеп якыннарга, дусларга таратырмын дип уйлаган идем.

- Шулай да, китап чыккан?

- Әйе. Мин аның презентациясен ютубтан карадым. Китап минем рөхсәтемнән башка бастырылды. Әйткәндәй, миннән аны кайдан сатып алырга мөмкин дип сорыйлар. Димәк, бизнес эше башланган инде.

- Эчтәлеге белән танышсызмы ?

- Черновигын күрдем, соңгы вариантын автор миңа күрсәтмәде. Вәсиләнең биографиясе, туганнары һәм коллегалары белән интервью барлыгын беләм.

- Берәр нәрсә эшләргә уйлыйсызмы?

- Юк. Тавышланып йөрисем килми. Һәркемнең үз кешелек сыйфатлары. Ходай кичерсен.

- Киләчәккә планнарыгыз нинди?

- Бары тик яшәргә. Балалар өчен яшәргә.

Фото: vk.com

Читайте нас: