Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 гыйнвар 2020, 13:15

БАЛАЛАРЫН АЭРОПОРТТА ТАШЛАП КАЛДЫРГАН

Ата кеше ике улын Шереметьево аэропортында калдырып качкан

6 һәм 9 яшьлек ике малайны 26 гыйнвар көнне Шереметьево аэропорты хезмәткәрләре табып ала.

Малайлар үзләре генә кемнедер күзләгәнгә охшаган. Әйтерсең лә әти-әнисе багаж рәсмиләштерә, я бәдрәфкә киткәннәр. Әмма малайлар янына беркем килми. Аэропорт хезмәткәрләре нәрсә булганлыгын сорашалар. Малайлар әтиләренең бөтенләйгә китүен сөйли. Алар нишләргә белми аптырашта калганнар. Аэропорт эшчеләре тәүдә аларны ашата.

- 26 гыйнвар көнне “Шереметьево-Хәвефсезлек” хезмәткәрләре яннарында өлкән кеше булмаган ике малайны табып алганнар. Малайлар - 2011 һәм 2014 елгылар. Алар бертуганнар, - дип сөйлиләр Шереметьево аэропортының матбугат хезмәтендә.

Малайлар Мәскәүгә Хабаровскидан әтиләре белән килә. Ул аларны D терминалына алып керә дә, чыгу ягына таба китә.

- Балаларның рюкзагында туу турында таныклыклар һәм язу. Аны, бәлки, малайларның әтисе калдыргандыр, - диләр матбугат хезмәтендә.

“КП” ачыклавынча, запискада “акча юк, ашатырга юк, бераздан сезне балалар йортыннан килеп алырмын” дигән текст язылган булган.

Аэропорт хезмәткәрләре малайларны ашата һәм тынычландырырга тырыша. Аннары балаларны ЭЭМның дежур частена озаталар. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык нечкәлекләрен дә хәбәр итми, әмма ата кешене эзли башлаганнар инде.

Ташландык балалар ярты көн транспорт полициясенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегендә утырганнар. Соңыннан аларны Мәскәү яны хастаханәсенә озатырга хәл иткәннәр.

- Балалар бик пөхтә түгел, гаиләләре имин түгелдер. Малайлар стресс кичерә, әмма еламыйлар. Әти-әниләренең балаларны беренче генә ташлавы түгел икән. Ләкин моңарчы аларны ташлаган җирдән килеп алганнар. Әниләре турында сөйләмиләр, әйтерсең лә ул бөтенләй юк. Уенчыклар белән уйнамыйлар. Ашавын аппетит белән ашыйлар. Аларны туйганчы ашатмаганнардыр дигән фикер туа”, - дип сөйләгән “Комсомольская правда” гәзитенә дәваханәдәге чыганак.

Малайлар дәваханәдә опека карары кабул ителгәнче яшәячәк. Хокук саклау органнары балаларның әтисен һәм туганнарын эзләүне дәвам итә.

Бәлки, әтиләре Мәскәүгә озын акча артыннан, я туганнарына килгәндер. Бу версияләрне әле полиция өйрәнә.

- Бәлки, ул аларның үз әтисе дә түгелдер. Ир аларны балалар лагерена алып килүен әйтә. Аларны килеп алучы кешеләрне көтәргә куша. Өлкәннәрне тыңларга һәм еламаска боера. Үзе язын аларны килеп алачагын вәгъдә итә. Боларны 2011 елгы малай сөйләгән, икенчесе нибары “да” дип торган, - дип сөйләгән полициядәге чыганак.

Соңрак мәгълүмат чаралары балаларын ташлаган ирнең шәхесен ачыклаган. Бу – Амурдагы Комсомольск шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек Виктор Гаврилов.

“Baza” Телеграм-канал язуынча, ир төрле эшләрдә эшләүче, я сакчы булып эшкә урнашырга маташып йөргән.

Хатыны белән дә проблемалары булган. 2016 елда 25 яшьлек Ольга ире һәм балаларын ташлап киткән. Аннары кире кайткан. Әмма бермәлне малайларны балалар бакчасына илткәч, ул бөтенләйгә китеп югалган.

Шундый заманалар җитте шул, җәмәгать. Ата-аналарга үз балалары кирәксез, үз нарасыйлары артык...

Читайте нас: