Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
27 гыйнвар 2020, 15:00

КАШ ЯСЫЙМ ДИП, КҮЗ ЧЫГАРУ ИНДЕ БУ...

Каш эшләтү, ясалма керфекләр ясату, ирен күпертү модага кереп китте. Тик бу процедураларны эшләтү алдынна бик яхшылап уйларга кирәктер, мөгаен. Косметолог сез теләгәнне үти алыр микән?!

Каламазуда (АКШ, Мичиган) яшәүче Шэрон исемле ханым матур кашлар турында күптән хыялланган булган. И, ул матур каш-керфекләр турында кем генә хыялланмый инде. Җитмәсә, бүген ул хыялны тормышка ашыру бер кыенлык та тудырмый: акчаңны (һәркем “заначка” итеп җыя алырлык сумма) ал да салонга барып кил.

Шэрон да шулай иткән. Әмма 350 доллар түләсә дә, салоннан ул матур кашлар урынына “симез кара кортлар” белән чыккан. Өенә кайтып җиткәнче җиргә сеңә язып оялып атлаган ханым салонга кире барып акчасын кайтаруларын таләп иткән. Әмма акча урынына пациентка кашларны ул теләгәнчә төзәтергә тәкъдим иткәннәр. Шэрон үз бәхетсезлегенә каршы, ризалашкан. Әмма 24 сәгатьтән соң каш асты суланып бозылып чыккач, моның өчен бик нык үкенгән. Дәвалану курсы үтәргә мәҗбүр булган ханым хәзер фотоларын интернетка урнаштырып, үз кыяфәтләрен үзгәртергә теләгән гүзәл затларны җиде түгел, ә җитмеш тапкыр уйларга һәм үлчәргә чакыра.

Автор : Эльмира Ибраһимова
Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: