Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
27 гыйнвар 2020, 17:40

КАЙДА ЙӨРӘК ЧИРЛЕЛӘР КҮБРӘК

Башкортстанда кешеләрнең кан әйләнеше системасы авыруларыннан ешрак үлгән район-шәһәрләрне атадылар. БР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми мәгълүматлары буенча, кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем күрсәткече 100 мең кешегә 515,1 очрак тәшкил иткән.

Узган елның 10 ае эчендә үлем очракларының иң югары күрсәткече Фёдоровка районында күзәтелә. Монда һәр 100 мең кеше өчен инфаркт, инсульт һәм кан әйләнеше системасының башка авыруларының 686,6 очрагы туры килә. Нуриман районында хәлләр аз гына әйбәтрәк: монда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлемнәр саны һәр 100 мең кешегә 675,7 очрак тәшкил итә. Арытаба Миякә районы килә – анда 642,9 очрак, Стәрлебашта бу сан 638,1 очракны тәшкил итә, Белоретта – 635,5.

Шул ук вакытта Башкортстанда республика буенча уртача күрсәткечтән түбән булган муниципалитетлар да бар. Болар: Агыйдел (кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем күрсәткече 100 мең кешегә 419,5 очрак), Чакмагыш районы (414,3 очрак) һәм Октябрьский шәһәре (402,8).

Читайте нас: